Бөгелмә авазы

“Кайнар эз”дән...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге тикшерү бүлегендә элек тә берничә тапкыр хөкем ителгән 33 яшьлек бөгелмәле Д.ның җинаять эше карала.

2015 елның 15 июнендә Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең кизү частена 48 яшьлек эшмәкәрдән гариза керә. Анда 15 июньдә 13.30 сәгать белән 18.48 сәгать арасында билгесез кешеләрнең ишекне ватып, Ямашев урамындагы үзәк базар территориясендә урнашкан сәүдә ноктасына үтеп керүләре һәм 26 850 сумлык ир-ат киемнәрен урлап чыгулары бәян ителгән була. Бу вакытта җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре әлеге территорияне карап йөргәннәр.
Дежур частьтан хәбәр алу белән алар, ЧОП хезмәткәрләре белән берлектә, "кайнар эз"дән урланган әйберләр салынган хуҗалык сумкасы күтәреп барган Д.ны эләктерәләр. Эшмәкәр үзенең товарларын таный. Урланган әйберләр хуҗасына кайтарыла. Элек тә талау, урлау гамәлләре өчен берничә мәртәбә җинаять эшенә тартылган Д. үзенең гаебен таныды. Хәзер гаепләнүчегә РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе буенча 5 елга кадәр яңа срок яный.
Россия Эчке эшләр
министрлыгы Бөгелмә бүлеге.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: