Бөгелмә авазы

Исерек бөгелмәле Хәким буасында батып үлгән

Шаһитлар ирне судан чыгарып, аңа ярдәм күрсәтергә тырышсалар да, килгән табиблар аның үлгәнлеген әйтә.

Бөгелмәдә исерек ир шәһәр буасында батып үлгән, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә, 8 июльдә, 11.15 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Хәкимов буасында 38 яшьлек ир-ат батып үлүе турында хәбәр килә.  Ачыклануынча, берничә ир су буенда спиртлы эчемлекләр эчеп утырган. Арада берсе су коенырга булган һәм чумуга, батып та киткән. Фаҗига шаһитлары аны ярга алып чыга һәм аны реанимацияләргә омтыла, әмма килгән ашыгыч ярдәм медиклары аның үлгәнлеген әйтә.

“Әлеге урын коену өчен җиһазландырылмаган һәм халыкның ял итү һәм коену урыны булып тормый”, – дип билгеләп үттеләр ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: