Бөгелмә авазы

Инвалидның белем алуга хокуклары турында

2017 елның 1 маенда чыккан 93 нче Федераль Закон нигезендә "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы Законга үзгәрешләр кертелде. Мәгариф-белем алу системасына караган әлеге Законда инвалид-бала, I һәм II төркем инвалидлар, балачактан инвалид, хәрби хәрәкәтләр вакытында имгәнү нәтиҗәсендә инвалид булган, шулай ук хәрби хезмәттә чакта авырудан инвалидлык алган затларның билгеләнгән квота чикләрендә...

2017 елның 1 маенда чыккан 93 нче Федераль Закон нигезендә "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы Законга үзгәрешләр кертелде.

Мәгариф-белем алу системасына караган әлеге Законда инвалид-бала, I һәм II төркем инвалидлар, балачактан инвалид, хәрби хәрәкәтләр вакытында имгәнү нәтиҗәсендә инвалид булган, шулай ук хәрби хезмәттә чакта авырудан инвалидлык алган затларның билгеләнгән квота чикләрендә бюджет исәбенә белем алу хокуклары билгеләнә.

Элек физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә андый хокук тиешле уку йортларында белем алу өчен медцина-социаль экспертиза федераль учреждениесе тарафыннан каршылыклар булмаган очракта гына бирелә иде. Бу тәртип федераль дәрәҗәдәге дәүләт югары уку йортларында бюджет исәбенә укырга керү өчен әзерлек бүлекләрендә укучыларга да кагыла иде.

Әлеге шартлар инвалид абитуриентларның хокукларын чикләү булып торганлыктан, закон чыгаручылар югарыда әйтелгән төзәтмәне керттеләр һәм, нәтиҗәдә, 2017 елның 12 маеннан башлап, белем алырга ниятләүче инвалидлардан экспертиза йомгакларын таләп итү туктатылды.

Диана ЮНЫСОВА,

Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: