Бөгелмә авазы

Интернет – экстремизм өчен түгел

Интернет бик кыска вакыт эчендә яшәешебезгә ук кебек атылып килеп керде дә тормышыбызда ныклап торып урнашты - хәзер кешеләрнең күпчелеге, бигрәк тә яшь һәм урта буын вәкилләре бу "бөтендөнья пәрәвезе"нә баш-аягы белән чумды һәм ул ятьмәдән аларның ычкынырга теләге дә юк. Кемгәдер ул, чыннан да, файда китерә, эшендә булыша, ә...

Интернет бик кыска вакыт эчендә яшәешебезгә ук кебек атылып килеп керде дә тормышыбызда ныклап торып урнашты - хәзер кешеләрнең күпчелеге, бигрәк тә яшь һәм урта буын вәкилләре бу "бөтендөнья пәрәвезе"нә баш-аягы белән чумды һәм ул ятьмәдән аларның ычкынырга теләге дә юк.

Кемгәдер ул, чыннан да, файда китерә, эшендә булыша, ә кемнедер чиргә сабыштыра: берәүгә күңел ачу чарасы булып тора, икенчеләренә исә мәкерле ниятләрен гамәлгә ашыру юлы шул челтәр аша салына.

Бөгелмәнең 27 яшьлек бер ир-егете әнә "Вконтакте" социаль челтәрендә үзенең интернет-битендә нацистлар эмблемасы булган свастика билгесен һәм символикасын ачыктан-ачык пропагандалый торган фотоматериаллар урнаштырган.

"Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында"гы Федераль Законда нацистлар атрибутикасын, яисә шуңа охшаш символиканы ачыктан-ачык күрсәтү, пропагандалауның нәкъ менә "экстремистик эшчәнлек" дип бәяләнүе турында әйтелә. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге ир-егеткә мөнәсәбәттә Бөгелмә шәһәр прокуроры тарафыннан Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.3 нче маддәсенең 1 нче өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгату турында карар бирелә.

Суд исә хокук бозучыны 1 мең сум күләмендә штрафка тарту һәм административ хокук бозу предметын конфискацияләргә дигән хөкем чыгара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: