Бөгелмә авазы

Иң мөһиме – ышаныч һәм ихтирам яулау

Россия икътисады системасының мөһим звеносы - салым хезмәте оешуга быел 21 ел тула. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан, салым инспекциясенең эше турында сөйләвен үтенеп, без Россия Федераль салым хезмәте ТР идарәсе 17 нче районара салым инспекциясе начальнигы урынбасары Рәйсә Вәли кызы БИГӘШЕВАга мөрәҗәгать иттек.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Бүген безнең инспекция Бөгелмә һәм Лениногорск муниципаль районнарында милекчелекнең төрле формасында булган 2626 юридик зат, 1676 аерым бүлекчә һәм 5346 хосусый эшмәкәрнең эшчәнлеген контрольдә тота, бюджет системасына салымнарның вакытында җыелуын, ә димәк, гражданнарның тотрыклы тормышын тәэмин итә. Эшләү елларында барлык дәрәҗә бюджетларга җәмгысе 57 миллиард сумнан артык салым җыелган. Агымдагы елның 10 аенда гына да салым түләүләренең хакы 2,5 миллиард сумнан арткан. Шуның 1 миллиард сум тирәсе - республика, 786 миллион сумы җирле бюджетларга күчерелгән (420 миллион сумы - Бөгелмә бюджетына).

Соңгы елларда салым органнары эшчәнлегендә шактый гына үзгәрешләр булды. Алар тикшерү эшләрендә дә, салым түләүчеләр белән эшләүдә дә чагылыш таба. Хәзер төп игътибар аналитик ресурсларны эшкә җигүгә, мәгълүматлар алмашуны камилләштерүгә, тикшерүләр тәртибен үзгәртүгә юнәлдерелә. Салым органнарының бүгенге мәгълүмат ресурслары системасы бизнесны, шул исәптән физик затларның керемнәрен һәм чыгымнарын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Тикшерү башланыр алдыннан оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлауга, аның икътисади нәтиҗәле-легенә, салымнарны вакытында түләү-түләмәүләренә, салым түләү өлкәсендә тәртип бозу ихтималы булу-булмауга игътибар бирелә.

Салым органнарының төп максаты - салым түләү тәртибен бозучыларны җәзага тартудан бигрәк, андый тайпылышларга юл куймау. Шуңа күрә дә эш барышында салым түләүчеләрнең үзләренә дә законнарның үтәлешенә контрольлек итү мөмкинлеге тудырыла. Нәтиҗәләр ачык булганда, кайвакытта оешманың үзенә тикшерү белән баруның кирәге калмый. Агымдагы елның 10 аенда бюджетка өстәмә рәвештә 175 миллион сумнан артык акча кайтарылды, ә бит урынга барып тикшерү өчен барлык салым түләүчеләрнең 1 процентка якыны гына сайлап алынган иде.

Салым түләүчеләр белән эшләгәндә телевидение, радио, матбугат чаралары, интернет аша аларга мәгълүматларны күбрәк ирештерүгә басым ясала. Электрон документлар әйләнеше, үз-үзеңә хезмәт күрсәтүнең электрон җайланмалары, интернет технологияләр киң кулланыла. Хәзер һәр салым түләүче Россия Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе сайтында тәкъдим ителгән 22 төр хезмәттән файдалана ала. "Салым түләүченең шәхси кабинеты" дип аталган хезмәт төре дә бик үзенчәлекле һәм файдалы. Бу сервис чарасы бюджет түләүләре турында мәгълүматлар бирә, яңа белдерүләрне тәкъдим итә, түләү өчен документларны рәсмиләштерергә, җир участоклары, милек-мөлкәт объектлары, транспорт чаралары турында белешергә мөмкин.

Бүген салым органнарының эш принцибы органнарның салым түләүчеләр файдасына эшләвен тәэмин итүгә корылган. Инспекторлар үз көчләре белән кешеләргә барлык уңайлыкларны тудырырга, шикаятьләргә урын калдырмаслык итеп эшләргә тырышалар. Зарланулар була калган очракта да, алар күбрәк - техник характердагы ризасызлык-лар. Шуны ышанып әйтергә була: бүген гражданнар да, юридик оешмалар да салым түләүгә җитди карыйлар.

Салым органнары каршында торган бурычлар торган саен катлаулана бара. Киләчәктә барлык хезмәтләрне дә www.r16.nalog.ru интернет-сайты, www.gosuslugi.ru порталы, "Электронный Татарстан" инфоматы ярдәмендә күрсәтә башлау планлаштырыла. Салымнарны банклардагы җайланмалар, инфоматлар аша түләү мөмкинлекләре киңәйтелә. Быел июнь аенда физик затлар салым түләүләрен "Сбербанк Онл@йн" интернет-сервисы аша түли башладылар, тиздән шундый ук юл белән юридик затлар да түли башлаячак. Бу аларга салым отчетын төзергә дә, лицевой счетларны ачып карарга, чагыштырырга, кирәк өлешен яздырып алырга да җай тудырачак.

Физик затлар өчен милек салымын түләү тәртибе дә гадиләштерелә. 2011 елдан башлап, милек, транспорт, җир салымнары 2012 елда бердәм салым белдерүе тәртибендә китереләчәк. Хәзер моның өчен бердәм база мәгълүматлары туплау эше бара. Киләчәктә милек һәм җир салымын "күчемсез милек салымы" итеп берләштерү күздә тотыла.

Патент системасы да бик перспективалы юл дип санала. Хәзергә моның өстенлекләрен нибары 97 кеше генә аңлады әле. 2014 елдан кече бизнесның тулысынча гадиләштерелгән ысулга, я патент системасына күчәчәген күздә тотсак, салым түләүнең бу алымы отышлы юл икәне бәхәссез.

Әйе, безнең алда әле зур бурычлар тора. Шуларның иң әһәмиятлесе - салым түләүчеләрнең ышанычын яулау, закон таләпләрен ихтирам итә торган тәртипле салым түләүчеләр тәрбияләү. Моның өчен салым органнары хезмәткәрләреннән профес-сиональлек, гаделлек, игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәттә булулары таләп ителә. Шуңа да, һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, хезмәттәшләремә ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим. Тиешле салымнарны түләү дигән гражданлык бурычыбызны үтәвебез белән без барыбыз да: салым органнары хезмәткәрләре дә, салым түләүчеләр дә үзебезнең лаеклы тормыш нигезен тәэмин итүебезне аңларга тиеш. Һәммәгезгә дә иминлек, тотрыклы тормыш телим!



Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: