Бөгелмә авазы

Ил иминлеге өчен куркыныч

Россиядә легаль булмаган җитештерүчеләргә каршы кискен көрәш игълан ителде. Һәр төбәктә сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссияләре эшли. Алар ил Президентының "Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча өстәмә чаралар турында"гы Указы нигезендә төзелде. Моңа исә, үз чиратында, ил күләмендә шушы өлкәдәге шактый катлаулы вәзгыять сәбәпче булган.

Экспертлар билгеләвенчә, бүген Россия базарындагы куллану товарларының 30 - 40 процентын легаль булмаган продукция тәшкил итә. Аларның зур өлеше кием-салымга, балалар уенчыкларына, алкогольгә һәм, билгеле инде, дарулар белән азык-төлеккә туры килә. Россиянең текстиль һәм җиңел сәнәгать малтабарлары берлеге мәгълүматларына караганда, илдә ел саен законсыз җитештерелгән һәм кертелгән шушы төр продукциянең гомуми бәясе 1 триллион сумнан да артып китә икән. Ягъни шушы сәбәпле генә дә илебез казнасы 200 миллиард сум салым һәм таможня түләүләрен алып җиткерми. "Бүген икенчел базарда автомобильләргә һәм авыл хуҗалыгы машиналарына запас частьларның өчтән бер өлеше - контрафакт, - ди Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров зур хафа белән. - Автокомпонентлар базарында легаль булмаган еллык әйләнеш 300 миллиард сумга җитә. Шул рәвешле, ил казнасына ел саен 53 миллиард сумнан күбрәк зыян китерелә".
Шунысын да билгеләп үтик: җинаятьчеләр, базарда нигезсез рәвештә хакны төшереп, легаль производствога зур зыян китерә, аның үсешенә аяк чала. Шул ук вакытта алар тарафыннан бернинди дә техник регламент таләпләре дә, ветеринар һәм фитосанитар норма стандартлары да сакланмый. Бу күренеш сәнәгатьнең барлык тармакларында да диярлек күзәтелә. Әле бит шунысы да бар, азык-төлек сәнәгатенә контрафакт продукциясенең үтеп керүе бюджетка зыян салып кына калмый, халык сәламәтлегендә дә тискәре нәтиҗәләр бирә. Легаль булмаган продукциядән файдалану гомумҗәмгыять, ил иминлегенә зур куркыныч белән яный. Мәсәлән, рәсми белдерүләргә караганда, инде бүген үк илдә гражданнар самолетларын һәм вертолетларын ремонтлауда легаль булмаган 5 процент компонентлар, ягъни запас частьлар файдаланыла. Һәм тагын да аянычлырагы - әлеге сан елдан-ел арта бара. Моннан чыгып, шундый нәтиҗә ясарга була: илнең генә түгел, дөньяның да әле бу, әле теге төбәгендә самолетларыбызның һәлакәткә таруына, авария тукталышы ясавына нәкъ менә шушы фактлар сәбәпче түгел микән?..
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: