Бөгелмә авазы

Җиңел акча – авыр йөк

Урлашу бик тиз арада яман гадәткә әйләнә. Моны дәлилләп торуның хаҗәте юк. Әмма җиңел акча беренче карашка гына җиңел тоела ул, аның нәтиҗәләре бик авыр йөк булып баса: башта угрыны фаш итәләр, аннары җәзасын татырга туры килә...

Елена ФИЛАТОВА.
Безнең хәзер инде элеккеге бер коллегабыз белән дә шулай булды. Аның чит әйбергә кул сузарга яратканын агымдагы елның июль аенда "Татнефть-Охрана" хосусый сак предприятиесе, "Лениногорскнефть" идарәсе куркынычсызлык хезмәте һәм полицейскийлар ачыклады: 1989 елда туган, 2014 елның февраленнән "Лениногорское УТТ" җәмгыятендә шофёр булып эшләүче Лениногорск кешесе үзбушаткыч "КамАЗ" машинасында металлолом урлауга хирыслашкан икән. "ЦНС-180/1300" маркалы иске насос җиһазларын "Лениногорскнефть" идарәсе базасыннан "Татнефтеснаб" идарәсе базасына илтәсе урында, ул шул ук Лениногорск шәһәрендәге "Трастметалл" җәмгыяте базасына юнәлә. 2 700 килолы насосны тапшырып, 9 500 сум акча ала. Соңрак "Траст-
металл" ҖЧҖ территориясен карау барышында аны табып, кире алалар. Хокук тәртибен бозучының биографиясендә бу эпизод бердәнбер генә булып чыкмый. "Автотрекер-Наблюдатель" системасы ярдәмендә әлеге егетнең металл тапшыру базасына еш барып килгәнлеге ачыклана. 10 - 26 июль арасында гына да 7 тапкыр урлаша һәм яхшы гына акча да эшли ул. Бу гамәлен соңрак үзе дә таный. Ул урлап тапшырган металл ватыкларының ту-
лаем авырлыгы 8 тоннага якынлаша. "Лениногорскнефть" идарәсенә 41 850 сумлык зыян сала.
Бу фактларның барысы буенча да Бөгелмә районы эчке эшләр бүлегендә җинаять эше кузгатыла.
Тиздән җиңел акчаның нинди "авырлыкта" булачагы ачыкланачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: