Бөгелмә авазы

Хокукларыгызны беләсезме?

Кайчан язылышулары да мөһим СОРАУ: Әтиебез сугыш ветераны иде, күптән вафат инде. Әни белән 36 ел бергә гомер итеп, 3 бала үстерделәр. Шунысы бар, алар никах белән генә яшәгәннәр, ЗАГСта язылышмаганнар. Әни үз фамилиясендә калган, без - балалары әти фамилиясен йөртәбез. Яшәгән өебез бик кечкенә. Әниебез дәүләттән сугыш ветераннарының тол...

Кайчан язылышулары да мөһим

СОРАУ: Әтиебез сугыш ветераны иде, күптән вафат инде. Әни белән 36 ел бергә гомер итеп, 3 бала үстерделәр. Шунысы бар, алар никах белән генә яшәгәннәр, ЗАГСта язылышмаганнар. Әни үз фамилиясендә калган, без - балалары әти фамилиясен йөртәбез. Яшәгән өебез бик кечкенә. Әниебез дәүләттән сугыш ветераннарының тол хатыннарына бирелүче фатирга дәгъва итә аламы?

ҖАВАП: Федераль Закон буенча, дәүләттән бушлай фатир сугыш ветераннарына яки аларның тол калган хатыннарына бирелә. Кулында сугыш ветераны белән рәсми никахта торуын дәлилләүче кәгазь - ЗАГС таныклыгы булмаган очракта, судка мөрәҗәгать итеп карарга кирәк. Андыйлар сугыш ветераны хатыны икәнлекләрен суд аша дәлилләп, тиешле органнарга рәсми җавап алып килергә тиешләр. Фатир шул очракта гына бирелә. Мәсьәлә суд аша да уңай хәл ителмәскә мөмкин, бу ир белән хатынның кайчан кавышуларына бәйле.

Мөмкин түгел

СОРАУ: Мин банкротлыкка чыгарга торган учреждениедә эшлим, оешманың эшен теләсә кайчан туктатырга мөмкиннәр. Декрет ялына чык-
канчы ул предприятие ябылса, Социаль иминият фонды миңа декрет акчасын эшемдәге уртача хезмәт хакы күләмендә түләрме?

Реклама

ҖАВАП: РФ Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлегеннән хәбәр итүләренчә, "Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре түләү турында"гы Федераль Законда каралганча, йөкле хатын эшли торган предприятие ул бала тудыру буенча отпуск рәсмиләштергәнче ябылган очракта, аның йөклелек һәм бала тудыру буенча пособиене уртача хезмәт хакы күләмендә алырга хокукы калмый. Бу очракта йөклелек һәм бала тудыру буенча айлык пособие халыкны социаль яклау органнары тарафыннан 412 сум күләмендә түләнәчәк. Шулай да бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособие биреләчәк, аның күләме - 11703 сум.

Ике балага - ике тапкыр күбрәк

СОРАУ: Күптән түгел УЗИ тикшеренүе уздым. Игезәк балалар табачаксың дип сөендерделәр. Берьюлы ике бала туган очракта миңа пособиеләр ничек түләнер икән?

ҖАВАП: Берьюлы ике һәм аннан да күбрәк бала туган очракта "больничный" да озынрак була - 194 календарь көн (бала туганчы - 84, тугач - 110 көн, ә бер бала тапканда - барысы 140 көн). Хезмәт стажы 6 айдан ким булмаган хатын-кызга декрет акчасы уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнә. Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособиене дә ике балагызга да алачаксыз, ягъни, әйткәнебезчә, ул бер балага 11703 сум тәшкил итә. Ә сезгә ул 23406 сум итеп түләнәчәк.
Балаларыгызны бер яшь ярымга кадәр тәрбияләү өчен бирелүче пособие сезгә түбәндәге тәртиптә түләнәчәк. Игезәкләрнең берсе - беренче бала, икенчесе икенче бала булып исәпләнәчәк һәм сез беренче балагызга һәр ай саен, ким дигәндә, 2060 сум, ә икенче балагыз өчен 4120 сум алачаксыз. Әгәр сез бу пособиене хезмәт хакыгыздан рәсмиләштерсәгез, ул вакытта айлык пособие һәр балага уртача эш хакыгызның 40 проценты күләмендә түләнәчәк.

Сорауларга җавапларны әзерләгәндә
"Татарстан яшьләре" газетасыннан файдаланылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: