Бөгелмә авазы

Хокукларыгызны беләсезме?

Икесе дә түләнә

СОРАУ: Балама яшь ярым юк әле. Аны караган өчен пособие алам. Шул ук вакытта тулы булмаган эш шартларында эшләп тә йөрим. Әгәр авырып китсәм яки балам чирләсә, миңа "больничный" түләнәме?

ҖАВАП: Әгәр эш урыныгызда социаль страховка взнослары түләнеп барыла икән, авырган очракта сезгә (балагыз авырса, аны караган өчен) "больничный" гомуми тәртиптә түләнә. Шулай ук бала тәрбияләгән өчен бирелә торган пособие дә гадәттәгечә бирелә.

Кыскарту сезгә кагылмый

СОРАУ: Ирем белән аерылыштык. Дүрт яшьлек баламны ялгызым гына тәрбиялим. Эштә кыскартулар башланды. Бу миңа да кагылырмы икән?

Реклама

ҖАВАП: Юк, сезне кыскарта алмыйлар. РФ Хезмәт кодексының 81 нче маддәсендә (1 нче өлеш, 2 нче пункт), кыскартулар булган хәлдә, эш бирүче инициативасы белән хезмәт килешүен өзәргә мөмкин булган очраклар каралган. Әмма шул ук кодексның 261 нче маддәсендә (4 нче өлеш): "…3 яшькә кадәрге баласы булган хатын-кызлар, 14 яшькә кадәрге бала (инвалид булса, 18 яшькә кадәр) тәрбияләүче ялгыз аналар (әнисе булмаган очракта, бала тәрбияләүче башка затлар) белән хезмәт килешүен өзәргә ярамый", - диелгән.

Сез ялгызыгыз гына балигъ булмаган бала тәрбиялисез. Димәк, штат кыс­картканда, эш бирүче сезне берничек тә эштән җибәрә алмый.

Алар закон бозалар

СОРАУ: Оныгым авырып киткәч, миңа аның белән бергә сырхауханәдә ятарга туры килде. Чөнки ул кечкенә әле, нибары бер яшь кенә. 56 яшьтә булсам да, мин бүгенге көндә эшләп йөрим. Ләкин оныгым яткан сырхауханәдә миңа "больничный" кәгазе бирүдән баш тарттылар. Бу законлы күренешме?

ҖАВАП: Юк, бу гамәл законлы түгел. РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2007 елның 1 августында гамәлгә кергән 514 нче боерыгы белән расланган "Медицина учреждениеләре тарафыннан хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләрен бирү тәртибе" нигезендә, сезгә "больничный" тиешле.

Җавапларны әзерләгәндә "Татарстан яшьләре" газетасы файдаланылды.

Теги: хокук
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: