Бөгелмә авазы

Хокук һәм вәзгыять

Торакны хосусыйлаштыру турында Агымдагы елның 16 октябрендә чыккан № 170-ФЗ Федераль Законы нигезендә, Россия Федерациясенең "Россия Федерациясендә торак фондны хосусыйлаштыру турында"гы Законының 2 нче һәм 11 нче маддәләренә үзгәрешләр кертелде. Ләйсән ШИҺАПОВА, Бөгелмә шәһәр прокуроры өлкән ярдәмчесе. Торак бинаны хосусыйлаштыру өчен ризалыгын аласы затларның саны кыскартылды. Элек гаиләнең балигъ булган...

Торакны хосусыйлаштыру турында

Агымдагы елның 16 октябрендә чыккан № 170-ФЗ Федераль Законы нигезендә, Россия Федерациясенең "Россия Федерациясендә торак фондны хосусыйлаштыру турында"гы Законының 2 нче һәм 11 нче маддәләренә үзгәрешләр кертелде.

Ләйсән ШИҺАПОВА,
Бөгелмә шәһәр прокуроры
өлкән ярдәмчесе.

Торак бинаны хосусыйлаштыру өчен ризалыгын аласы затларның саны кыскартылды. Элек гаиләнең балигъ булган һәм бергә яшәүче барлык әгъзаларының, шулай ук 14-18 яшьлек үсмерләрнең һәм үзенең торак хосусыйлаштыруга булган хокукын инде бер тапкыр файдаланган кешеләрнең дә ризалыгы кирәк иде, хәзер исә соңгыларының фикере соралмый. Хосусыйлаштыру хокукыннан әле бер тапкыр да файдаланмаган затлардан гына рөхсәт сорау тиеш.

Гаилә әгъзаларының бергә яшәвен күрсәтү дә кирәк түгел. Кешенең вакытлыча биредә булмавы социаль найм килешүләрендәге хокуклар һәм бурычлар үзгәрүгә китермәячәк. Торак бинадан файдалану хокукы булган һәр гражданин хосусыйлаштыруда катнаша ала.
Торакны түләүсез хосусыйлаштыру 2013 елның 1 мартына кадәр генә мөмкин булачак.

Йортларны террорчылардан саклыйк

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "УК "ЖЭУ № 1", "УК "ЖЭУ № 3" җәмгыятьләрендә, "Нефтяник", "Уют" торак милекчеләре ширкәтләрендә торак законнарының һәм террорчылыкка каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Рөстәм ГАЛИМОВ,
Бөгелмә шәһәр прокуроры
урынбасары.

РФ Торак кодексының 161 нче маддәсе нигезендә, күпквартирлы йортлар белән идарә итүчеләр гражданнарга куркыныч булмаган уңайлы шартларда яшәүне, йорттагы гомуми уртак милекне сак-лауны, ул милектән файдалану мәсьәләләрен чишүне, шулай ук коммуналь хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итәргә тиешләр. Шулай ук документларда подвалга керү ишекләренең йозакка бикләнгән, ачкычның бердәм диспетчер хезмәтендә, яисә торак фондка хезмәт күрсәтүче оешмада, я булмаса бер квартирда яшәүчедә (бу турыда язу булырга тиеш) сакланырга тиешлеге күрсәтелә. Террорчылардан саклау, хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләре дә махсус Закон нигезендә (06.03.2006. № 35-ФЗ), эштә өстенлекле юнәлеш булып тора һәм даими игътибар таләп итә.

Тикшерү барышында күренгәнчә, югарыда санап үтелгән оешмалар карамагында булган күп-квартирлы кайбер йортларда подвалларга юл ачык, анда теләгән һәр кеше кереп йөри ала. Бу исә террорлык актлары башкаруга уңай шарт тудыруга сәбәп булып, кешеләрнең гомеренә, сәламәтлегенә зыян китерү куркынычы яный дигәнне аңлата.
Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, әйтелгән кимчелекләрне бетерүне әлеге оешмаларга йөкләү өчен Бөгелмә шәһәр судына гаризалар җибәрелде.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: