Бөгелмә авазы

Ваемсызлык һәм гамьсезлек бәясе

РФ Конституциясенең 37 нче маддәсе нигезендә, һәр кеше куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган эшле булырга хокуклы. Милекчелекнең нинди формасына ия булуга карамастан, эш белән тәэмин итүче производствода бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен барысын да эшләргә тиеш. Прокурорлык практикасы, тикшерүчеләр материаллары исә хезмәтне саклау турындагы законнарның һәр җирдә әледән-әле тупас рәвештә бозылып...

Рәфис ӘМИНОВ,
Бөгелмә шәһәр прокуроры,
өлкән юстиция советнигы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Әлеге өлкәдә закон бозуның иң еш оч­­рый торган очраклары түбәндәгеләр: хезмәтне саклауның дәүләт таләп­ләре үтәлмәү; 50дән күб­рәк кеше эшли торган оешмаларда - хезмәтне сак­лау службасы, ә шуннан азрак кешеләр эшли торганнарында хезмәтне саклау вазифаларын башкаручы белгеч юклыгы; сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә контроль булмау, технологик җиһазларның файдалану срогы чыккан булу һәм андыйларны, куркынычсызлык экспертизасы йомгак­лары булмаган килеш, һаман да куллануны дәвам итү; өйрәтмичә, стажировка уздырып тормый гына кешеләрне эшләтә башлау; эшләүчеләрне хосусый саклану чаралары, сөт белән тәэмин итмәү, дәвалау-профилактика­лау хезмәтләре күрсәтел­мәү; эш шартларын яхшырту максатына акча бүлеп бирмәү; производ­стводагы бәхетсезлек очракларын яшереп калдыру; җаваплылыктан качу өчен булган хәлләрнең шартларын бозып күрсәтү; зыян күрүченең үзен гаеп­ле итәргә тырышу; ти­еш булмаган урыннар­да, авыр эштә хатын-кыз­ларны эшләтү; йөкле хатыннарны гариза буенча җиңел эшкә күчермәү, эштән кыс­карту, декрет ялы бирмәү, бала тапканчы һәм тапкач, ул өч яшькә җиткәнче түләнергә тиешле дәүләт социаль иминия­­­те пособиесен түләмәү; 18 яше тулмаган инвалид баласы булган хатын-кызларны командировкаларга җи­бәрү, төнге сменаларда эшләтү; эшләүче ха­тын-кызларга медицина күзәтүе үткәрелмәү, эш урыннарында санитар-гигиена бүлмәләре булмау һәм башкалар.

Хезмәт турындагы за­­­­­­­коннарны һәм техни­ка куркынычсызлыгы та­ләпләрен бозып, эш бе­лән тәэмин итүче үз кул астында эшләүчеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куя. Республика хезмәтне сак­лау буенча ведомствоара комиссиясенең күптән түгел булып узган утырышында ТР Премьер-министры И.Халиков хәл­ләрнең гаять хәвефле булуын әйтте. Бөгелмә муниципаль районында да вәзгыять шуннан яхшырак дип әйтеп булмый.

2011 елда Бөгелмә му­ниципаль районы тер­риториясендә урнашкан предприятие һәм оешмаларда эш вакытында 8 авыр бәхетсезлек очрагы булып, шуның 4се фаҗигале төгәлләнде. 2010 елда 9 очракның 5сендә кеше гомере өзелгән иде.

2011 елның 1 гыйнварында "ТНГ-Геосейс" ҖЧҖ механигы В.Бородин Азнакай районы Сарлы авылы янындагы базадан үзбелдеге белән чыгып китә. 5 гыйнвар көнне шул авылдан 1,5 километр ерак­лыкта аның үле гәүдәсен табалар. Туңып үлгән була. Сәбәп: персоналга тиешле контроль юклык, эшченең тиешле чорда - ел саен уза торган медицина тикшерүләре вакытында ачыкланмаган нев­рологик чире булу.

18 майда "СМП-189" ҖЧҖ ташчысы Р.Алиев Гоголь урамындагы 55 нче йортта стена кирпечен тезгән чакта бишенче каттан егылып төшеп, нык имгәнә. Сәбәп: пред­­приятиедә эшнең канә­гатьләнерлек оешты­­­рыл­­­мавы, хезмәт дис­­­цип­­­­ли­­­­насының түбән­ле­­­ге, та­­ш­чының эш вакы­­­тында исереклеге, хезмәтне сак­­лау таләп­ләренә өйрәтмәү һәм ул белемне таләп итмәү.

26 майда "Электронефтегаз" ҖЧҖ электромонтеры Ю.Быстров Кодаш авылы янындагы объект­та эшләгәндә токка тотылып үлә. Сәбәп: югары көчәнешле линия объект­­ларында эшнең канә­гатьләнерлек оештырылмавы, предприятиедә хезмәт дисциплинасының түбәнлеге, эшченең эш вакытында исерек булуы, хезмәтне саклау та­ләпләренең һәм ин­струк­циянең үтәлмәве.

5 июльдә "Бөгелмә сөт комбинаты" автоцистернасы шоферы В.Иванов Бөгелмә-Ключи юлында машинасы белән ава һәм нык имгәнә - аның умыртка баганасы сына. Сәбәп: эшнең канәгатьләнерлек оештырылмавы, хезмәт дисциплинасының түбән­леге, шоферның эш вакытында исереклеге, рейс алдыннан тикшерүнең тие­шенчә оештырылмавы.

23 июльдә "Татэлектро­­мон­таж" ААҖ Бөгелмә монтажлау идарәсе шоферы А.Осипов, Чистай шәһәрендә командировкада вакытта кичке унынчы яртыда күлдә су коенганда муенын сындыра. Сәбәп: тиеш булмаган урында су коену, предприятие җитәкчелеге тарафыннан командировкадагы кешегә контрольнең җитәрлек булмавы.

29 июльдә "Эссен про­дакшн АГ" ЯАҖ ишегалды җыештыручысы В.Мальцев югары вольтлы линия блогы корпусын буяганда токка тотылып үлә. Сәбәп: хезмәт дисциплинасының түбән­леге, эшченең хезмәт вазифаларына туры килмәгән эш башкаруы, токлы җиһаз белән эшләгәндә куркынычсызлык таләпләрен тупас бозу, җиһазда куркынычны кисәтү язулары юклык, хосусый сак­лану чараларын кулланмау, хезмәтне саклау таләпләрен үтәмәү.

23 октябрьдә "МУН-Технология" ҖЧҖ шоферы М.Мусин Бөгелмә-Уральск юлының Казан-Оренбург юлы белән кисешкән чатында, юл читендә вакытлыча туктап торганда, аны "Шевроле" машинасы бәрдереп китә. Алган тән җәрәхәтләреннән 30 октябрь көнне Бөгелмә хастаханәсендә Мусинның гомере өзелә. Сәбәп: аның җәяүлеләр өчен язылган юл кагыйдәләрен үтәмәве, "Шевроле" маши­насының тормозлары төзек булмау.

15 ноябрьдә Бөгелмә­нең Международная урамындагы 94 нче йорт янында Бөгелмә электр челтәре карамагындагы "КС-4512" автокранының арканы өзе­­­­­лә, кабина өстенә төш­кән бетон плитә кранчы Ф.Сәй­­­фуллинның гомере өзелүгә китерә. Сәбәп: техника куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү.

26 ноябрьдә "Репродукт" ҖЧҖ машинасын йөртүче В.Ильин йомырка тартмаларын төяү өчен кулланыла торган конвейер хәрәкәт иткәндә сул кулын металл конструкциягә кыстырып, имгәтә. Аңа хастаханәдә ярдәм күр­сәтелә. Сәбәп: техника куркынычсызлыгы таләп­ләренең үтәлмәве, механизм эшләгән зонада чит кешенең булуы, хезмәт дисциплинасының түбәнлеге, җитәкчеләр тарафыннан контрольнең юклыгы.

Агымдагы 2012 елда да Бөгелмә муниципаль районы территориясендә 4 бәхетсезлек очрагы теркәлде инде, шуларның өчесе фаҗигале төгәл­ләнде.

2012 елның 9 гыйнварында "ПСБ" ҖЧҖ эш­чесе Э.Хәйруллин склад түбәсеннән егылып тө­шә һәм алган баш җә­рәхәтеннән соңрак хас­таханәдә вафат була. Сә­бәп: техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлмәве, эшчедә сак­лану билбавы булмау, җитәкчелек тарафыннан эшне оештырганда контроль булмау.

23 гыйнварда "БКХП №2" ЯАҖдә продукция сак­лау складында йөк төяүче Д.Уденцов төягеч механизмга эләгеп имгәнә, аның гомерен табиблар да саклап кала алмый. Сәбәп: хезмәт дис­циплинасының аксавы, техника куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлмәве, эшченең айнык булмавы, җитәкчелек тарафыннан контроль җитмәү.

24 гыйнварда "ТНГ-Геосейс" ҖЧҖ 9 нчы геофизика партиясе вагон-йортында Е.Вәлиева вафат була. Сәбәп: ел саен уздырыла торган медицина тикшерүе вакытында аның йөрәк чирле булуының вакытында ачыкланмавы.

25 гыйнварда шул ук җәмгыятьнең "ВСП-Сервис" экспедициясендә машинасын караганда шофер А.Сумароковның умыртка сөяге имгәнә. Сәбәп: хезмәт дисцип­ли­насы түбән булу һәм кур­­­кынычсызлык кагый­дә­ләренең үтәл­мәве, эш­­ченең үзенә бер­кетел­мә­гән машинада эш­ләве, җи­тәкчелек тарафыннан контрольнең булмавы.

28 февральдә Бөгел­мә-Лениногорск юлында "С.Ю.Вахидов" ХП такси машинасы шоферы В.Попов юл чатында кагыйдәне боза һәм "ВАЗ-21074" "КамАЗ" машинасы белән бәрелешә. Алган тән җәрәхәтләреннән такси шоферының гомере өзелә. Сәбәп: юл йөрү кагыйдәләренең үтәлмәве, көйләнмәгән юллар чатында йөрү тәр­тибенең тупас бозылуы, хосусый эшмәкәр тарафыннан контрольнең бө­тен­ләй булмавы.

Эш урынында булган барлык бәхетсезлек очрак­лары буенча да прокуратура тарафыннан тик­шерүләр үткәрелде, тиешле чаралар күрелде: процессуаль-җинаять карарлары кабул итү өчен эш тикшерү комитеты органнарына тапшырылды, гаепле дип табылган җитәкчеләр админис­тратив һәм дисциплинар җавапка тартылды.

Чара күрелү бер хәл, әмма иң яхшысы - бәхетсезлек очракларына юл куймау. Моның өчен оешма-предприятиеләрдә барысын да эшләргә кирәк. Шул исәптән эш урыннарын аттестацияләү мөмкинлекләреннән фай­далану да зарур. Дәү­ләтнекеме, әллә коммерцияле учреждениеме, зур оешмамы, әллә кечкенәме - бер аермасы да юк, барлык эш урыннарында аттестацияләү уздыру мәҗбүри булып тора.

Сүз уңаеннан исегезгә төшерәсем килә: 2013 елның 1 сентябренә ка­дәр эш урыннарында аттестацияләү уздырмаган предприятиеләрдә җитәкчеләр, предприятие эшчәнлеген туктатуга кадәр җитеп, админис­тратив җәзага тартылачак­лар. Шуңа күрә вакытны дөрес файдаланып калырга кирәк.

Безнең белешмә
* Бөгелмә муниципаль районында милекчелекнең төрле формасына ия булган 260тан артык зур һәм урта предприятие, оешма, 1760 кече предприятие, хосусый эшмәкәр һәм крестьян-фермерлык хуҗалыгы бар.
* Зур һәм урта предприятиеләрдә, оешмаларда эшләүчеләр саны - 26298 кеше, шуларның 24801е - Бөгелмә шәһәрендә, 1498е - районда.
* 2011 елда муниципаль район
территориясендә предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан хезмәтне саклау чаралары күрү өчен 93,6 миллион сум акча бүленгән, 2010 ел белән чагыштырганда, бу сумма 106 процент тәшкил иткән, ул елны 88,8 миллион сум булган.
* Бөгелмәдә эш урынында иминлекне саклау максатыннан бирелгән акча һәр эшләүче кешегә 8314 сум, районда 13741 сум тәшкил иткән. Татарстан буенча әлеге күрсәткеч - 6791 сум.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: