Бөгелмә авазы

Мәгълүмат кырында сугыш бара

Әлмәт шәһәрендә "Экстремизмга һәм террорга мәгълүмати каршы тору үзенчәлекләре, күмәк мәгълүмат чараларында толерантлык, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне яктырту проблемалары" дигән темага зона киңәшмәсе булып үтте. Бу чараны республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы оештырды.

Владимир НИКОЛАЕВ.

Семинар зур "түгәрәк өстәл" формасында узды. Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә генә түгел, бар дөньяның көн кадагында торган авыр һәм актуаль тема турында фикер алышуларда ТР Иҗтимагый палата әгъзалары, районнарның террорга каршы көрәш ко­миссияләре секретарьлары, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Мөслим, Лениногорск, Сарман, Ютазы районнарында нәшер ителә торган газеталарның баш мөхәррирләре, журна­листлары, шулай ук ра­й­он­­нарның иҗтимагый совет вәкилләре, югары уку йортлары һәм мәк­тәпләр укытучылары, мәдә­ният оешмаларында эшләү­челәр, кайбер авыл җирлекләре җитәкчеләре катнашты.

Хәзерге заман тер­рорчылыгының үзен­чә­ле­ге шунда, алар үз гамәлләрен властьның аерым вәкилләренә, яи­сә объектларына гына түгел, ә очраклы рәвештә "кирәкмәгән сәгатьтә җай­сыз урында" туры кил­гән гади халыкка да юнә­л­­­­­­­тәләр. Болар барысы да кешеләрне куркытып тоту, җәмгыятьтә тотрыксызлык китереп чыгару өчен эшләнә. Террорчыларның да, экстремистларның да нияте бер - аларның кылган гамәлләре хакында журналистлар күп мәртәбәләр чаң сугачак.

Ә кайбер мәгълүмат чаралары, "фикерләр плюрализмы" дигән булып, аларны хәтта аклап та маташачак әле.

Әлеге проблема өс­тен­дә шөгыльләнүче га­лим­нәр террорчылык һәм экстремизмның кү­мәк мәгълүмат чаралары белән аерылгысыз бәйләнеше бар дип саныйлар. Чөнки кылган кыңгыр гамәлләре турындагы хәбәр һәр йортка барып ирешерлек булмаса, алар "эшчәнлегенең" мәгънәсе дә булмас иде. Менә шуңа күрә дә тер­актлар һәм экстремистик акцияләр турында халыкка хәбәр итүче журналист җинаять резонансының уңай гына булмау ихтималын да белеп торырга тиеш. Әйе, мәгълүмат, кисәтү, сак булырга чакыру үзенә күрә профилактика булып тора-торуын, әмма аерым бер даирәләрдә, бигрәк тә яшьләр арасында, аның кыңгыр гамәлләргә үрнәк булып куюы да бар. Гадәти булмаган бер хәл кылып, бөтен дөньяга танылу кызык ич, җитмәсә, өлгесе дә күз алдында!

Озак еллар буе сүз ирегенә тилмереп яшәгән затлар буларак, без хәзер бу хакта ярсып-ярсып ялкынлы чыгышлар ясыйбыз, хәтта "сүз иреге" дигәннең асыл мәгънәсендә ҖА­ВАПЛЫЛЫК һәм ХАКЫЙКАТЬ ятуын да онытабыз. Без күмәк мәгълүмат чаралары булган вакыйгаларны көзгедәге кебек яктыртырга, ягъни ул бәйсез күзәтүче ролендә генә булырга тиеш дибез. Әмма террорчылык һәм экстремизм турында сүз барганда читтә калып буламы соң? Бу урынлы да түгел кебек тоела безгә. Кемнәргәдер демократияле булып күренергә кирәк, ләбаса! Әйтерсең лә, мактаулы көнбатыш илләрендә полиция митингларны куып таратмый да, протест акцияләренең активистларын кулга алмый. Әллә андагы күмәк мәгълүмат чаралары бары тик дөреслекне генә язадыр дип уйлыйсызмы? Грузия-Осетия сугышында Россияне нинди агрессор итеп күрсәтүләрен генә искә төшерү дә җитә...

Күмәк мәгълүмат чаралары экстремизмга һәм террорчылыкка актив каршы торырга әзерләр дию бик оптимистик фикер булыр иде. Әмма ләкин җәмгыятькә яный торган бу афәткә каршы көрәштә нәкъ менә мәгълүмати каршылык бик тә нәтиҗәле һәм көчле корал булып тора ала. Безгә - тыныч һәм имин тормышта яшәргә теләүчеләргә каршы төрледән-төрле террорчылар тарафыннан көчләп тагылган сугыш әллә кайчаннан бара инде. Мәгълүмат кырында да бара ул террорчылыкка каршы сугыш.

Россиядә күмәк мәгъ­лү­мат чараларының тер­рорчылыкка каршы кө­рәштәге роле турында махсус закон юк. Анда шул ук күмәк мәгълүмат чаралары аша экстремистик материалларны таратуга юл куюдан саклый торган нормалар күрсәтелгән булырга тиеш. Нәрсә бу - сүз ирегенә янаумы? Әллә дәүләт тарафыннан төрле күмәк мәгълүмат чараларына куелган төгәл таләпме? Кайбер демок­ратик илләрдә журналистлардан, матбугат чараларыннан басыла торган язмаларның террорлыкны, яисә экстремистик гамәлләрне акларлык һәм аңа этәргеч бирерлек булмавын таләп итәләр.

Бер үк вакытта дәү­ләт органнары күмәк мәгъ­лүмат чараларының әлеге афәтләрне профилактикалауда катнашуын, җәмгыятьтә экстремизмга һәм террорчылыкка каршы караш формалаштыруын хупларга, стимуллаштырырыга тиеш. Әйе, моның өчен акча кирәк. Тик соңыннан бише белән чыгарганчы, бу рәвешле кертем үзен нык аклар иде.

Властьтагыларның кү­мәк мәгълүмат чараларына мөнәсәбәте дөрес принципларга корылган икән, соңгылары террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәштә көчле корал булып хезмәт итә алалар. Ә инде мөнәсәбәт дөрес булмаганда, шул ук күмәк мәгълүмат чараларының җәмәгатьчелек фикерен манипуляцияләү ко­­ралы булып хезмәт итүе, шул рә­вешле ирек­сездән респуб­ликабыздагы милләтара туганлык һәм конфессияара теләктәшлек көймәсен чайкалдырып торырга яр­дәм итүе дә бик ихтимал...

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: