Бөгелмә авазы

Ерак Көнчыгыштан җир алу тәртибе турында

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Ерак Көнчыгыш федераль округы территориясендә түләүсез файдалану өчен җир участоклары алу тәртибе турында закон кабул итте. Агымдагы елның 1 маенда кабул ителгән 119 нчы санлы бу Федераль Закон "Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгыш Федераль округы составына керә торган субъектлары территорияләрендә урнашкан, дәүләтнеке, яисә муниципаль милек...

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Ерак Көнчыгыш федераль округы территориясендә түләүсез файдалану өчен җир участоклары алу тәртибе турында закон кабул итте.

Агымдагы елның 1 маенда кабул ителгән 119 нчы санлы бу Федераль Закон "Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгыш Федераль округы составына керә торган субъектлары территорияләрендә урнашкан, дәүләтнеке, яисә муниципаль милек булып санала торган җир участокларын гражданнарга бирү үзенчәлекләре һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында" дип атала һәм, аңа ярашлы рәвештә, Россия Федерациясе гражданины 1 гектарга кадәр мәйданлы җирне 5 елга кадәр түләүсез алып, илдәге законнар тарафыннан тыелмаган теләсә нинди хуҗалык эшчәнлеге алып бара ала. Әлеге срок узгач, билгеле бер шартларны үтәгән очракта, җирне (түләү юлы белән, яисә түләми генә) үз милкең итеп рәсмиләштерергә я арендага алырга мөмкин булачак.
Җир участогы алу өчен гаризаны интернет челтәре аша да биреп була. Законда килешү төзүнең тәртибе, ә җир бирелмәсә, ни өчен бирелмәвен аңлату тәртипләре дә күрсәтелгән.
Җирдән түләүсез файдалану турында килешү төзегән гражданин вафат булган очракта, аның ул җиргә булган хокуклары һәм бурычлары, мирас булып, варисына күчә.
Егерме, яисә аннан да күбрәк гражданинга бирелгән җир участоклары чиктәш булып, бер торак пункты тер-риториясенә карый, яисә аннан 20 километрдан да ерак булмаган арага урнашкан була икән, дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары территорияне төзекләндерүдә ярдәм күрсәтергә бурычлылар. Бу ярдәмгә коммуналь, транспорт, социаль инфраструктура объектлары төзү керә.
Закон тарафыннан шулай ук хокук-ларны дәүләт теркәве турындагы законга, РФ Җир кодексына, РФ Урман кодексына һәм башка кайбер актларга да үзгәрешләр кертелде.
Көнчыгыш федераль округы территориясендә түләүсез файдалану өчен җир участоклары алырга теләүчеләрнең гаризалары 2016 елның 1 июненнән кабул ителә башлый. 2017 елның 1 февраленә кадәр гаризалар участоклар урнашкан төбәкләрдә яшәүчеләрдән генә кабул ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: