Бөгелмә авазы

Эчкечелек - кайгы юлы

Әзер корбаннар 2009 елда Татарстанда эш урынында гомере өзелгән һәр алты кешенең берсе исерек булган. Ә узган 2011 елда инде бу күрсәткеч арта төшкән - һәр дүрт кешенең берсе эчүе аркасында бәлагә юлыккан. Быел исә ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе үлем белән төгәлләнгән 13 бә-хетсезлек очрагын тикшергәч, шуларның 6сына исереклек сәбәп...

Наталья КЛЮЕВА.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Күз генә тимәсен, "Татнефть" объектларында быелга эчкечелек аркасында килеп чыккан бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән. Әмма бу бездә барысы да яхшы дигәнне аңлатмый әле. "Тотылмаган - карак түгел" дигәндәй, "инспектор туктатмаган - исерек түгел" принцибы белән яшәүчеләр, ни кызганыч, бар шул әле. Транспорт предприятиеләрендә эшләүчеләргә юлга чыгар алдыннан тест уздыралар, монысы - яхшы. Тик менә погонлы хезмәткәрләр алып барган статистика күрсәткечләрен ничегрәк бәяләргә? Алар биргән саннар бит "Татнефть" хезмәткәрләренең дә руль артына салмыш хәлдә утыруларын күрсәтә. Юк шул, ялларда түгел, күбрәк эш көннәрендә "эләгәләр" алар...

Быелгы айларда административ хокук бозулар санын узган елның шушы чоры белән чагыштырып карасак, андый күренешләрнең арта баруы ап-ачык. 2011 елның беренче кварталында инс-пекторлар "Татнефть" җәмгыяте сис-темасында эшләүче кешеләргә карата 15 беркетмә төзегән булсалар, агымдагы елның беренче өч аенда инде 23 нефтьче "эләккән". Ялларга, бәйрәмнәргә бай гыйнвар аенда - 5, ирләр бәйрәмен үз эченә алган февральдә - 7, ә мартта инде 11 кеше салмыш килеш транспорт чарасында йөрергә чыккан булган. Нефть-газ чыгару идарәләренең берсендә эшләүче хезмәткәр март аендагы 3 ял көнендә ике тапкыр исерек килеш тотылган! Тагын бер нефтьче, рульгә утырмаса да, җәмәгать урыннарында кызмача килеш йөреп, штраф "эшләгән". Апрель аена әле йомгак ясалмаган, әмма тәртип бозучыларның барлыгы һәм хәтта берәү генә дә түгеллеге инде мәгълүм. Әле инспекторлар белән килешеп, үз гаепләрен "йомып калдырганнары", эләкмәгәннәре күпмедер тагын!

Реклама

Бу юлларны укыган кеше елмаеп куяр мөгаен: Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексына "канда 0,3 промилле алкоголь булу - рөхсәт ителә торган хәл" дип керткән төзәтмә аеклыкка чик куйды, хәзер кефир эчеп, яисә әчегән тозлы кәбестә ашап рульгә утырганнарны да исерекләр сафына теркиләр, янәсе. Юк, "эчкән килеш рульгә утырган" дигән беркетмә төзелгән кешеләрнең, моның белән килешмәсәләр, медицина тикшерүе үтеп, алкотестер күрсәткечләрен кире кактыру мөмкинлеге бар. Медицина хезмәткәрләре нәтиҗәне анализлар ярдәмендә генә түгел, клиник халәттән торып та ясыйлар: тире катламының торышы, төсе, сорауларга җавап бирү тәртибе, күз алмаларының киңәюе - барысы да билгеле бер күрсәткеч булып тора. Әгәр кеше бик әрсез кыланса, яисә, киресенчә, бөтенләй "шиңеп төшсә", агрессивлык күрсәтсә, аның "аеклыгы" турында сүз дә була алмый. Тик "эчкән" дигән "диагноз" куелган "Татнефть" җәмгыяте хезмәткәрләренең берсе дә, ни өчендер, бу мөмкинлектән файдаланмаган. Димәк, эчүләре хак булган.
Бәйрәмнәрдә күбрәк "төшергән", эш көнендә исерткечне "әз генә" капкан кешене бәхетсезлек очрагы сагалап торуы, аларның потенциаль корбаннар икәнлеге турында аңлатма биреп торырга кирәкме икән? Айныр-айнымас килеш машинада йөрүче - инспектор кулына эләгеп, штраф түләүче генә түгел, ә бәхетсезлек очракларына юл ачучы да ул. Һәркем белә: исерткеч эчкән кешенең исереклек элпәсе каплаган күзе үткен карашлы түгел, куллары калтырап тора, зиһене томаланган була. Организмга кергән аз гына микъдар дозадан да уяулык һәм игътибар күпкә кими. Ә инде андый шартларда бәхетсезлеккә юл ачык була. Тик, ни кызганыч, бездә бәла килми торып, кеше сабак ала белми шул.

Карабаштагы үтереш эзеннән

Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәр судында 1991 елда туган гражданин О.га карата хөкем карары чыгарылды.

А.КАШТАНОВА,
Бөгелмә шәһәр суды матбугат җитәкчесе.

Агымдагы елның гыйнвар аенда шәһәр тибындагы Карабаш бистәсендә яшәүче Ф. ханымга кунакка О. килә. Ул анда үзенең кызын калдырып торган була. Биредә аларның танышлары Ш. да була. Килгәндә үк О. исерек була, шуңа күрә, төрле сәбәп табып, ул Ш.га бәйләнә башлый, талаш чыга. Исерек кешегә диңгез тубыктан дигәндәй, О. күп уйлап тормый, йодрыкларын эшкә җигә. Үзеннән шактый өлкән Ш.ның /1972 елда туган/ башына китереп суга, анысы идәнгә егыла. "Егылган кешегә тимиләр" дигән әйтем О.ның башыннан чыккан була күрәсең, ул идәнгә авып төшкән Ш.ны дөмбәсләвен дәвам итә. Ахыр чиктә Ш. аңын югалта, әмма О. моның белән генә тынычланмый, ул кыйналучыны урамга, ишегалдындагы утыннар саклана торган сарайга чыгарып ташлый /гыйнвар аенда эшләнә бу!/. Инде кыйнау шуның белән тәмамланырга да тиеш кебек, ләкин аракы сөременнән тәмам ерткычка әверелгән О. өйгә кереп китә һәм аннан кулына пычак тотып чыга. Кабат утын сараена керә һәм Ш.ны суя...

Әлеге җинаяте өчен /вәхшилеге өчен дисәк, дөресрәк булыр. Ред./ гражданин О. 9 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм ителде. Җәза срогын ул катгый режимлы колониядә үтәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: