Бөгелмә авазы

Бәрәкәтсез акча бәхет китерми

"Бүгенге тормышта бар нәрсә дә акчага корылган", - дигән фикер беренче карашка дөрес тоелса да, аның белән бик күпләр килешсә дә бик бәхәсле нәрсә, билгеле. Шулай да яшәү өчен акча кирәк һәм аны табу юлларын һәркем үзенчә эзли. Берәүләре тырыш хезмәт белән тир түгеп таба ул акчаны һәм бәрәкәтле итеп...

"Бүгенге тормышта бар нәрсә дә акчага корылган", - дигән фикер беренче карашка дөрес тоелса да, аның белән бик күпләр килешсә дә бик бәхәсле нәрсә, билгеле. Шулай да яшәү өчен акча кирәк һәм аны табу юлларын һәркем үзенчә эзли. Берәүләре тырыш хезмәт белән тир түгеп таба ул акчаны һәм бәрәкәтле итеп тотарга тырыша. Хәләл юл белән табылган акча, чыннан да, күңелгә канәгатьлек хисе бирә. Әмма бар кеше дә мондый хәерле юлда түгел шул. "Акча кирәк, менә хәзер кирәк һәм күп кирәк" дигән уйны башына сеңдереп, максатына ирешер өчен Алладан да курыкмыйча, бәндәдән дә оялмыйча, алдашып, урлашып һәм башкача кәсеп итеп яшәүчеләр дә бар. Әмма хәләл булмаган акчаның бәрәкәте булмый шул, ә инде бәрәкәтсез акча кешегә беркайчан да бәхет-шатлык китерми...
2015 елның март аенда гражданин Р., гражданин А. белән сөйләшеп, бер айга аның квартирында торырга рөхсәт сорый, әмма фатир өчен акчаны түләми. А. исә, ышанып, аңа квартир ачкычын биреп тә җибәрә. Ә тегесе интернетка кереп, "Вконтакте" челтәре аша яңа квартирант таба һәм үзенеке булмаган квартирны аңа тәкъдим итә. Берни белмәгән О. белән шул квартирда очрашалар, Р. аннан бер ай аренда өчен 6 мең сум акча ала һәм... чыгып югала. Гражданка О. ул фатирдан, билгеле, файдалана алмый...
Р. судта үз гаебен танымый, О.ны беркайчан да күргәне булмаганлыгын әйтә, әлбәттә, акча алып качканы турында да ләм-мим дәшми. Шул ук вакытта гражданин А.ны да белмәмешкә салыша, аннан ачкыч алганын да яшерә. Аныңча, гражданка О. да, гражданин А. да күрәләтә яла ягалар булып чыга.
Хөкем ителүченең бу кыңгыр гамәлләре РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе, 2 нче өлеше буенча бәяләнә, ягъни алдау юлы белән кеше милкенә хуҗа булу, гражданинга матди зыян китерү булып санала. Хөкем карары чыгарганда, суд гаепләнүченең сәламәтлеге начар булуны һәм якыннарының да хәле шәптән түгеллеген игътибарга алды. Ул 5 ел гомерен кырыс режимлы төзәтү колониясендә уздырырга, ә зыян күрүчегә 6 мең сум акча кайтарып бирергә тиеш дип табылды. Бу хакта безгә Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Хөкем карары әле үз көченә кермәгән, 10 көн эчендә Бөгелмә шәһәр суды аша эшне ТР Югары Судында апелляция тәртибендә кире каратырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: