Бөгелмә авазы

Бәлки эш төзәтер?!

Бөгелмә шәһәр судында 22 яшьлек бөгелмәле Б.га мөнәсәбәттә кузгатылган җинаять эше каралды. Бөгелмә шәһәр прокуратурасы аны РФ Җинаять кодексының 264.1 нче маддәсе буенча, ягъни административ җәзага тартылган хәлдә юл йөрү кагыйдәләрен бозуда дәүләт гаепләвен хуплап чыкты. Диана ЮНЫСОВА, Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе. Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе. Суд билгеләвенчә, 2015 елның 7...

Бөгелмә шәһәр судында 22 яшьлек бөгелмәле Б.га мөнәсәбәттә кузгатылган җинаять эше каралды. Бөгелмә шәһәр прокуратурасы аны РФ Җинаять кодексының 264.1 нче маддәсе буенча, ягъни административ җәзага тартылган хәлдә юл йөрү кагыйдәләрен бозуда дәүләт гаепләвен хуплап чыкты.

Диана ЮНЫСОВА,

Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Суд билгеләвенчә, 2015 елның 7 маенда гражданин Б., исерекме-түгелме икәнлеген ачыклау өчен медицина тикшерүе узу кирәклеге турында вазифаи затның законлы таләбеннән баш тарткан өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә административ җавапка тартылган һәм 30 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш дип билгеләнгә, моннан тыш 1 ел ярымга ул машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.

Әмма егет бу хәлдән үзенә тиешле нәтиҗәләр ясамаган, исерек килеш кабат рульгә утырган. Агымдагы елның 11 мартында ул "ВАЗ-21102" машинасында Бөгелмә урамнарында иркенләп йөргән: Тухачевский урамының 3 нче йортыннан алып, Локомотив урамындагы 18 нче йортка кадәр барганлыгы тәгаен билгеле. Шул юлда аны полиция хезмәткәрләре туктата һәм алкогольле эчемлек кулланганмы-юкмы икәнен ачыклау өчен медицина тикшерүе узуны таләп итә. Егет баш тарта.

Судта ул үз гаебен тулысынча таныды. Аны 200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җәлеп итү һәм тагын ике елга транспорт йөртү хокукыннан тулысынча мәхрүм итү турында карар чыгарылды.

Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: