Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең Беренче Профсоюз урамында 10 июльдә янгын чыга

Нәтиҗәдә, сарай тулысынча янып бетә.

Бөгелмәнең Беренче Профсоюз урамында 10 июльдә янгын чыга: 15 сәгат 34 минутта 6х4 метрлы такта сарай яну турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ачыктан-ачык янган сарайдан, бәхеткә, тирә-юньдәге корылмаларга ут кабу куркынычы булмый. Сарай хуҗасы эчтә кеше юк икәнен әйтә.

Нәтиҗәдә, сарай тулысынча янып бетә. Ут чыгу сәбәбе тәгаен генә билгеле түгел, аны ачыклау өстендә эш бара. Бу хакта Бөгелмә күзәтчелек эшчәнлеге өлкән сорау алучысы, эчке служба майоры Дмитрий Артемьев хәбәр итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: