Бөгелмәлене ике тапкыр кредит рәсмиләштерергә, акчасын алып, төрле счетларга җибәрергә ышандырганнар

Хатын-кызга телефон аша аңлатканча, алдагы көнне картадан акча урларга маташкан мошенниклар аның счетларын башка банклардан эзләячәк, шуңа күрә ул акчаларны алардан яшерергә кирәк икән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенә мошенниклык турында гариза белән 49 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аңлатуынча, аңа үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре итеп таныштырган ир-ат шылтыраткан. Ул хатын-кызның счетлары буенча мошенниклык гамәлләренә омтылыш ясалганын, кредит рәсмиләштереп, акчаны саклап калырга мөмкин булуын хәбәр иткән. Шулай ук ул кредитка алынган акчаны үзе атаган счетларга җибәрергә кушкан.
Зыян күрүче банкның ялган хезмәткәре күрсәтмәсе буенча мобиль кушымтада 103 000 сумлык кредит рәсмиләштергән һәм төрле суммалар күләмендә акчаларын ул әйткән счетларга җибәргән. Икенче көнне әлеге ир-ат янә шылтыраткан һәм бүген аның счетындагы акча тупланмаларына үзинкасацияне эшләп бетерергә, аларны башка банкның резерв счетына күчерергә кирәк дип хәбәр иткән, моңа кадәр аның картасыннан акча урларга тырышкан мошенниклар аның счетларын башка банклардан эзләячәк, шуңа күрә акчаларны яшерергә кирәк дип аңлаткан. Ул шулай ук аларны кулга алган акча белән банкомат аша күчерергә икәнен дә әйткән. Шуннан соң хатын-кыз янә билгесез кеше күрсәтмәсе буенча, аның белән телефон аша сөйләшкәндә, үз исеменә 103 000 сумлык тагын бер кредит рәсмиләштергән, терминал аша акча алган, аннары җинаятьчеләр күрсәткән счетларга күчергән.
Барлык операцияләрне ясаганнан соң гына хатын-кыз мошенниклар белән аралашканын аңлаган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 06:01Бөгелмәдә 25 февраль һава торышы Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, пәнжешәмбе көнне, аязучан болытлы, урыны белән бераз кар явуы ихтимал, томан, салкынча җил.2200
-
24 февраль 2021 - 17:51«Радуга» комплекслы үзәгендә «Туган телем» дигән викторина уздырдылар Балалар барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр һәм рус телен яхшы белүләрен күрсәттеләр.7800
-
24 февраль 2021 - 16:41Буран вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртәлә Машина йөртүчеләргә юлга чыкмый торырга киңәш ителә.5400
-
24 февраль 2021 - 15:23Зеленая Роща авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен «Арина әби әкиятләре» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде Чарада безнең республикада яшәүче халыкларның халык авыз иҗаты турында сөйләштеләр, төрле халыкларның җырлары һәм шигырьләре яңгырады8200
-
24 февраль 2021 - 14:38Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.6300
-
20 февраль 2021 - 11:51Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
20 февраль 2021 - 11:50Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
19 февраль 2021 - 10:3417-нче февраль көнне 32 еллык тарихы булган ,,Ихлас,, халык фольклор ансамбленең үзешчән артистлары, җыр-моң яратучы дусларны hәм шәhәребез кунакларын ,,Аулак өй,, гә кунакка чакырды.
-
24 февраль 2021 - 12:33Бөгелмә М. Җәлил урамы буенча урнашкан сулык территориясен төзекләндерүгә 80 млн. сум акча алачакТатарстан конкурска 12 гариза биргән – проектлар онлайн-тавыш бирү юлы белән сайлап алынган.10600
-
23 февраль 2021 - 11:24Алексей Песошин Татарстан халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады «Авыр сугыш елларында үзләренең патриотик һәм интернациональ бурычын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым рәхмәт белдерәбез», - диде ТР Премьер-министры.25500
-
23 февраль 2021 - 18:22Татарстанда тагын көчле җил көтелә 24 февральдә төнлә һава шартларының начарлануы фаразлана.20700
-
23 февраль 2021 - 16:43Татарстан трассасында ике җиңел машина бәрелешеп, дүрт кеше һәлак булган Бүген иртән республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.17400
-
23 февраль 2021 - 15:13Рөстәм Миңнеханов: Ватанны саклаучылар һәрвакыт иң кискен вакыйгалар үзәгендә була Президент Татарстанда хәрби хезмәтнең абруен күтәрүгә һәм аңа яшьләрне әзерләүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.12800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.10800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика