Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләргә - куркыныч объектларда куркынычсызлык таләпләре турында

Инвалидлар өчен күтәрү платформалары һәм башка шундый куркыныч җитештерү объектлары хуҗалары үзләрендә авария була калган очракта һәрвакыт полициягә һәм тикшерү органнарына хәбәр итәргә тиешләр. РФ Хөкүмәтенең 818 нче карары (19. 08. 2016 ел) белән куркыныч объект саналган лифтларда, эскалаторларда (метрополитеннардагы эскалаторлардан тыш)инвалидлар өчен күтәрү платворларында булган аварияләрнең сәбәпләрен нә техник...

Инвалидлар өчен күтәрү платформалары һәм башка шундый куркыныч җитештерү объектлары хуҗалары үзләрендә авария була калган очракта һәрвакыт полициягә һәм тикшерү органнарына хәбәр итәргә тиешләр.

РФ Хөкүмәтенең 818 нче карары (19. 08. 2016 ел) белән куркыныч объект саналган лифтларда, эскалаторларда (метрополитеннардагы эскалаторлардан тыш)инвалидлар өчен күтәрү платворларында булган аварияләрнең сәбәпләрен нә техник тикшерү уздыру кагыйдәләренә үзгәртүләр (корректировка) ясалды. Алар куркыныч объектларда авария булган очракта китерелгән зыян өчен аның хуҗасының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турындагы законга яраклаштырылып, төзәтүләр кертелде. Куркыныч объектлар исемлегенә автомат рәвештә хәрәкәт итүче җәяүлеләр үтү юлы да кертелде.

Куркыныч объектта авария дигән төшенчәгә дә ачыклык кертелде. Өлешчә, "авария" дигәндә, аларда кулланылучы җиһазларның, техник җайланмаларның (шул исәптән йортларның катларындагы мәйданнардагы, ярдәмче биналардагы һ.б. ) җимерелүе, аларга зыян килү күздә тотыла. Бу карарда Авария булган очракта куркыныч объект хуҗасының фото һәм видеоматериалларны саклау буенча чаралар күрергә тиешлеге, авария турында хокук саклау органнарына - полиция бүлегенә, РФ Тикшерү комитетының тикшерү органнарына кичекмәстән хәбәр итү турында җаваплылыгы да теркәлгән.

Карар 2016 елның 6 сентябрендә үз көченә керде.

Диана ЮНЫСОВА,

шәһәр прокуроры ярдәмчесе.

8(85594)6-90-78

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: