Бөгелмә авазы

Бөгелмәле тапкан да саткан...

Бөгелмә шәһәр судында РФ Җинаять Кодексының 222, 73 нче маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә гаепләнүче гражданин Ф.га хөкем карары чыгардылар. Ф., Бөгелмә шәһәрендәге йортларның берсенең подвалында ау-спорт коралына яраклы 2 һәм тагын 44 максатчан патрон таба. Ул аларны шунда яшереп калдыра. Аннары гражданин А. белән сөйләшеп, аларны сату максатыннан, подвалга...

Бөгелмә шәһәр судында РФ Җинаять Кодексының 222, 73 нче маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә гаепләнүче гражданин Ф.га хөкем карары чыгардылар.

Ф., Бөгелмә шәһәрендәге йортларның берсенең подвалында ау-спорт коралына яраклы 2 һәм тагын 44 максатчан патрон таба. Ул аларны шунда яшереп калдыра. Аннары гражданин А. белән сөйләшеп, аларны сату максатыннан, подвалга барып кире ала, кием кесәсенә салып, А. белән очрашуга китә. "Об оружии" дигән Федераль Закон тәртибен бозып, патроннарның барысын да сатып җибәрә. Патроннарны кесәсенә тутырып куюдан, А.га сатып җибәргәнчегә кадәр вакыт арасында ул аларны законсыз саклаган да булып чыга.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды һәм судта эш аерым тәртиптә каралды. Аның гамәлләре РФ Җинаятьләр кодексының 222 нче маддәсе, 1 нче өлеше буенча бәяләнде: сугыш припасын законсыз табу, саклау һәм сату. Хөкем ителүченең үз гаебен тулысынча танып, хәбәр итәргә ирекле төстә үзе килүен, эшләвен, беренче тапкыр гына хөкем ителүен исәпкә алып, 1 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм шартлы рәвештә 1 елга сынау срогы билгеләү турында карар чыгарлылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: