Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә закон бозуларга чик куела

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы тарафыннан Бөгелмә муниципаль учреждениеләре эшчәнлегендә экстремистлыкка каршы көрәш турында закончалыкларны бозу фактлары ачыкланды. Үткәрелгән тикшерү күрсәткәнчә, Бөгелмә муниципаль районының 3 гомумбелем бирү мәктәбендә (Карабаш бистәсе 1 нче, Яңа Александровка Зеленая Роща урта мәктәпләре) китапханәләр эшли. Ләкин экстремистлык эшенә каршы көрәш турындагы законнар таләпләрен бозып, бу китапханәләрдә экстремитик...

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы тарафыннан Бөгелмә муниципаль учреждениеләре эшчәнлегендә экстремистлыкка каршы көрәш турында закончалыкларны бозу фактлары ачыкланды.

Үткәрелгән тикшерү күрсәткәнчә, Бөгелмә муниципаль районының 3 гомумбелем бирү мәктәбендә (Карабаш бистәсе 1 нче, Яңа Александровка Зеленая Роща урта мәктәпләре) китапханәләр эшли. Ләкин экстремистлык эшенә каршы көрәш турындагы законнар таләпләрен бозып, бу китапханәләрдә экстремитик материалларның яңартылган Федераль исемлеге юк, китаплар фондын югарыда әйтеп үтелгән исемлек буенча чагыштырып чыгу башкарылмый. Ә бу гамәл, үз чиратында, укучылар арасында һич кенә дә ярамый торган экстремистик материалларның таралуына китерергә мөмкин.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге мәктәпләрнең директорларына экстремистлык эшчәнлеккә каршы көрәш турындагы Федераль законнар бозылуны төзәтү турында күрсәтмәләр бирелде.

Актлар бүгенге көндә - карау-тикшерү стадиясендә.

Диана ЮНЫСОВА,

Шәһәр прокуроры ярдәмчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: