Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә яшәүче исерек хатын-кыз полиция белән конфликтка кергән өчен “шартлы” җәза алган

Хатын-кыз, полиция хезмәткәре кабинетында булганда, аңа белә торып шәхси телефонын ыргыткан һәм өске иренен җәрәхәтләгән.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җирле 45 яшьлек ханымга карата полицейский белән конфликтка кергән өчен дәүләт гаепләвен хуплады. Бу хакта Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Л. А. Миңнебаев сөйләде.

2020 елның 23 августында бөгелмәле исерек хатын-кыз Бөгелмә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәре кабинетында була, үзен агрессив тота һәм, үз хезмәт вазифаларын үтәүче хакимият вәкиленә карата көч куллануын белә торып, өстәлдән үзенең кәрәзле телефонын ала һәм полиция хезмәткәре йөзенә ыргыта, аның өске иренен җәрәхәтли, сәламәтлегенә зыян килми.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган һәм тәүбә иткән.

Суд аңа карата 1 ел 6 ай сынау срогы белән  шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән, шулай ук яшәү урыны буенча эчүчелектән нарколог табибында дәвалану һәм медик-социаль реабилитация узу йөкләнгән.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: