Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә яшәүче бер хатын-кыз үз фатирында наркоманнар өчен притон оештырган

Ул ел ярымга төзәтү колониясенә китә.

Хатын-кыз наркотик матдәләр кулланучыларга даими рәвештә үз фатирын тәкъдим иткән.

Суд аның тыелган матдәләр кулланучы кешеләр белән аралашуын, фатирга керү мөмкинлекне тәэмин итүен, шулай ук наркотик матдә ясау һәм аны куллану өчен кирәк-яраклар бирүен ачыклаган. Фатир хуҗабикәсе моны алардан билгеле бер доза наркотиклар алу бәрабәренә бушлай эшли.

Суд утырышында хатан-кыз үз гаебен танымаган, наркотик чараларны өйдә ялгызы гына куллануын, ә фатирында булган затлар килгәндә үк наркотиклардан исерек хәлдә иде дип аңлаткан. Шулай ук ул эреткеч белән батарея буяуларын чистартуы турында әйтә.

Сорау алу барышында хатын-кыз кайбер биргән кайбер күрсәтмәләр, аңа карата хөкем карары чыгарганда, җәза чарасын йомшартырлык шартлар сыйфатында исәпкә алган. Гаепләнүче элек хөкем ителгән булган һәм аның гамәлләрендә суд җинаять рецидивын таныган. Гаепләнүченең шәхесен  һәм җинаятьнең факттагы шартларын исәпкә алып, суд хөкем ителүчене җәмгыятьтән аерып кына төзәтү мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән. Аңа карата1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарылды һәм ул җәза срогын гомуми режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк. 

Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм эш буенча катнашучы затлар тарафыннан шикаять бирелергә мөмкин.

Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: