Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә “Росгвардия”нең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре караклыкта шикләнелүчене тоткарлаган

45 яшьлек исерек кеше үз гаебен таный.

Бөгелмәдә Росгвардиянең ведомстводан тыш сак бүлеге наряды, таксистны талауда шикләнеп, исерек кешене тоткарлаган.

Бөгелмә шәһәре патруль экипажына 12 сәгать 30 минут тирәсендә Чайковский урамы буенча урнашкан йорт янында такси йөртүчене талаулары турында мәгълүмат килә. Өйгә кадәр илткән такси пассажиры, акча түләү урынына, таксистның смартфонын урлый – гаджетны прибор панеленнән тоткычы белән бергә тартып алып кача.

Зыян күрүче җинаятьченең билгеләрен җентекләп тасвирлый һәм кереп яшеренгән йортның подъездын күрсәтә.

Йортта яшәүчеләрнең эзләнә торган гражданинның яшәү урынын ачыклап, росгвардиячеләр аны бишенче каттагы фатирларның берсендә оператив рәвештә тоткарлый. 45 яшьлек исерек кеше үз гаебен таный. Анда урланган смартфон да табыла. Алга таба тикшерү өчен аны полиция хезмәткәрләренә тапшыралар. РФ Җинаять кодексының 161нче маддәсендә каралган җинаять составы билгеләре буенча (“Талау”) җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: