Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә Хезмәт турындагы законнарның бозылу фактлары ачыклаган

Бөгелмә прокуратурасы хезмәткәрләре "Бөгелмә урман хуҗалыгы" учреждениесендә оешманың участок урманчысы Рөстәм Бәдретдинов белән булган бәхетсезлек очрагында хезмәтне саклау өлешендә Хезмәт турындагы законнарның бозылу фактларын ачыклаган. 2016 елның 4 августы көнне чама белән 8 сәгать 30 минутта "Бөгелмә урман хуҗалыгы" территориясендәге гаражда трактор ремонтлаганда хезмәткәрнең күзенә валның бер кыйпылчыгы керә һәм,...

Бөгелмә прокуратурасы хезмәткәрләре "Бөгелмә урман хуҗалыгы" учреждениесендә оешманың участок урманчысы Рөстәм Бәдретдинов белән булган бәхетсезлек очрагында хезмәтне саклау өлешендә Хезмәт турындагы законнарның бозылу фактларын ачыклаган.

2016 елның 4 августы көнне чама белән 8 сәгать 30 минутта "Бөгелмә урман хуҗалыгы" территориясендәге гаражда трактор ремонтлаганда хезмәткәрнең күзенә валның бер кыйпылчыгы керә һәм, нәтиҗәдә, эшче авыр тән җәрәхәте ала. Хезмәт турындагы законнарны бозып, "Бөгелмә урман хуҗалыгы" оешмасы җитәкчелеге хезмәткәрләрнең инструментлар белән эшләүдә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән, хезмәтне саклау кагыйдәләре үтәлешен контрольдә тотмаган, алар тарафыннан куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү, авария ситуацияләре туган очракларда җитештерүдә җәрәхәт алуларны кисәтү буенча чаралар эшләнмәгән һәм тормышка ашырылмаган.

Ачыкланган закон бозуларны төзәтү максатыннан "Бөгелмә урман хуҗалыгы" җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтҗанова законнарны бозуның хезмәтне саклау өлешендә булган хаталарны бетерү буенча күрсәтмә бирелде.

Зөлфия ЛЮТКОВА,

шәһәр прокуроры өлкән ярдәмчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: