Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә букмекер конторасы кассиры пистолетлы исерек талаучыны алдаган

Элек тә хөкем ителгән 32 яшьлек ирне росгвардиячеләр тотып, полиция бүлегенә илтәләр, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Бөгелмәдә букмекер конторасы кассиры исерек килеш пистолет белән килгән талаучыны алдаган. Бу хакта ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичә кич белән патрульныйларга Ямашев урамындагы букмекер конторасында хәвеф төймәсе эшләве турында сигнал килә. Урындагы кассир росгвардиячеләргә залга кулына пистолетка охшаган предмет тоткан исерек ир-ат керүен һәм аннан акча  таләп итүен сөйләп бирә. Хатын-кыз кассир аңа ярдәмче бүлмәгә керергә кирәклеген әйтә, янәсе, акча шунда саклана, ди. Анда кассир сиздермичә генә хокук сакчыларын чакыру төймәсенә баса, ә җинаятьче бу вакытта качып китә.

Тәртип сакчылары видеокамера язмаларын өйрәнеп, ир-атны ачыклыйлар, аны эзләп табалар. Гоголь һәм Бауман урамнары чатында аны тоткарлыйлар. Ул элек тә хөкем ителгән 32 яшьлек җирле кеше булып чыга. Ир-аттан пневматик пистолет алалар һәм үзен полициягә озаталар.

Корал экспертизага җибәрелә, “Талаумаддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: