Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә автоледи юл-патруль хезмәте инспекторының карарын гамәлдән чыгаруга иреште

Суд юл-патруль хезмәте инспекторының карарын, мөрәҗәгать итүче гамәлләрендә административ хокук бозу составы булмау сәбәпле, гамәлдән чыгарган.

Урам чатларында өстенлекле йөртү хокукыннан файдаланучы транспорт чарасына юл бирмәгән, ягъни «Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләре» таләпләрен үтәмәгән өчен,  юл-патруль хезмәте инспекторы карары буенча административ җавапка тартылган ханым судка мөрәҗәгать иткән. Ул әлеге юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан икенче кешенең светофорның сары сигналына көтмәгәндә килеп чыгуын күрсәткән, ә үзенең бу вакытта маневрын тәмамлаган чагы булган. 

Икенче транспорт чарасын йөртүче исә, үзеннән алда бара торган машинаның кинәт туктап калуы сәбәпле, аңа бәрелмәс өчен дип сары утка барып чыгуын әйтә. Эш материалларын өйрәнеп, юл-транспорт һәлакәте теркәлгән видеорегистратор язмасын, шулай ук икенче транспорт чарасы шоферының, чыннан да, светофорның сары уты янганда юл кисешкән чатка чыгуын карап, суд,  гариза бирүченең гамәлләрендә административ хокук бозу составы булмау сәбәпле, эшне туктатырга карар иткән.

Суд карары законлы көченә кермәде һәм эш буенча катнашучы затлар тарафыннан шикаять бирелергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: