Бөгелмә авазы

“БӨГЕЛМӘ ҖЫЛЫ КАРШЫЛАДЫ...”

23 март көнне Бөгелмә шәһәр судының киңәшмәләр залында Наил Хәертдинов журналистлар белән очрашты, аларның сорауларына җаваплар бирде. Белгәнебезчә, Наил Миншакир улы Хәертдинов 2014 елның 25 октябрендә, Россия Федерациясе Президентының 681 нче номерлы Указы белән, Бөгелмә шәһәр суды рәисе итеп билгеләнгән иде. Очрашуда Н. Хәертдинов, хөкемдарлар һәм җирле матбугат чаралары белән...

23 март көнне Бөгелмә шәһәр судының киңәшмәләр залында Наил Хәертдинов журналистлар белән очрашты, аларның сорауларына җаваплар бирде. Белгәнебезчә, Наил Миншакир улы Хәертдинов 2014 елның 25 октябрендә, Россия Федерациясе Президентының 681 нче номерлы Указы белән, Бөгелмә шәһәр суды рәисе итеп билгеләнгән иде.
Очрашуда Н. Хәертдинов, хөкемдарлар һәм җирле матбугат чаралары белән хезмәттәшлеккә бәя биреп, узган елда шәһәр һәм районда матбугат чараларында 34 мәкалә басылып чыгуын әйтте. Шулай ук телевидение тапшырулары да булган, алары - 11. Республика күләмендә үткәрелгән "Фемида года - 2014" бәйгесендә II урын яулаган "Бөгелмә авазы" газетасы мөхәррире урынбасары-җаваплы сәркатибе Әлфинур Шәвәлиевага аерым рәхмәт белдерде. Республика хөкемдарларының "Суд да дело" газетасының март ае саны алда әйтелгән бәйгедә җиңүчеләргә багышланган һәм анда җиңү яулаган якташыбыз - Әлфинур Шәвәлиевага да аерым урын бирелгән, дип билгеләп үтте суд рәисе.
Сөйләшү барышында, Наил Хәертдинов журналист соравына: "Минем инде Татарстанның күп кенә җирләрендә булганым бар иде. Бөгелмәдә - беренче тапкыр. Шуңа карамастан, Бөгелмә мине җылы каршы алды. Үзенең борынгы тарихи шәһәр булуы, яшеллеккә күмелеп утыруы һәм кешеләренең ачык йөзле булуы белән җәлеп итте. Миңа монда эшләргә барлык уңайлыклар һәм мөмкинлекләр дә бар дияр идем", - дип җаваплады.
Пресс-конференция сорау-җаваплар рәвешендә дәвам итте. Бөгелмә шәһәр суды рәисе Наил Хәертдинов үзенең һәм хезмәттәшләренең мәгълүмат чаралары өчен һәрчак ачык икәнлеген күрсәтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: