Бөгелмә авазы

Бөгелмә янгын сүндерүчеләре Нефтьчеләр урамында янгын чыгу турында хәбәр алдылар

Янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар юк.

2020 елның 13 июлендә 14 сәгать 16 минутта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР баш идарәсенең 64нче янгын сүндерү частена Глонасс+112 системасы буенча Бөгелмә МР, Бөгелмә шәһәре, Нефтьчеләр ур., 42 адресы буенча урнашкан фатирларның берсендә төтен чыгу турында хәбәр килә.

Янггын сүндерүчеләр урынга барып җиткәндә, подъезда, чыннан да, бераз төтенләнү күзәтелә, тикшерү-карау барышында балкондагы матрас януы ачыклана.  

Янгын чыгуның сәбәбе ачыклана.

Дмитрий Артемьев, Бөгелмә районы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге өлкән тикшерүчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: