Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында янгын чыккан

Узган шимбә көнне (27 июньдә) төнге сәгать 12нче китеп барганда, 64нче янгын сүндерү частена Сугышлы авылында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә.

Иминиятләштерелмәгән объект – 6х3 метрлы агач мунча яна икән. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, аны ут тулысынча чолгап алган була инде. Ярый әле аның якын-тирәдәге башка корылмаларга күчү куркыныч булмый. Якын-тирә йортларда яшәүче күршеләр мунчада кеше юклыгын әйтәләр, аның ишекләре дә ябык була.

Мунча янгыннан тулысынча зыян күрә. Хәзерге вакытта утның нидән чыкканлыгын ачыклау өстендә эш бара.

Илдар Шәйгарданов,

Бөгелмә районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: