Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында Мәскәүдән килгән җиңел машина янды

Зыян күрүчеләр арасында – дүрт кеше.

Вакыйга шаһитлары сүзләренә караганда, Мәскәү номерлары язылган автомобиль зур тизлектә барганда трассадан читкә чыгып очкан һәм әйләнегән, аңа шунда ук ут капкан.

«Ут машинаны шулкадәр тиз ялмады ки, ул санаулы минутларда янып та бетте. Хәтта маркасын да аерырлык түгел», – ди авария шаһитлары.

Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән.

Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: