Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында газ ташучы машина трассадан кюветка чыгып очкан

Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче зыян күрмәгән.

Бу вакыйга иртән Зеленая Роща авылы янындагы урап уза торган юлда була.

Цистерналы зур машина кюветка төште, фура бик нык яньчелгән, кабинасы алга авып төшкән. Бу хакта шаһитлар хәбәр итте.

Машина йөртүче исән, ул зыян күрмәгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: