Бөгелмә авазы

Бөгелмә ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыяте балаларга онытылмас бүләк ясады

Бөгелмә шәһәренең 11 нче урта мәктәбендә җәйге лагерьда ял итүчеләр өчен Бөтенроссия ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыяте шәһәр-район бүлеге хезмәткәрләре онытылмас бүләк әзерләгәннәр: 11 июнь көнне биредә Ачык ишекләр көне үтте.

П. АЛЕКСАНДРОВ,
Бөтенроссия ирекле янгын сүндерүчеләр
җәмгыяте шәһәр-район бүлеге инструкторы.
Янгын сүндергәндә махсус у т сүндергеч җайланма кулланылганын һәркем белә. Ә менә аның эчлеген ничек тутыралар, моның белән кайсы станция шөгыльләнә, ул эш ничек башкарыла - монысы бүлеккә экскурсиягә килгән балалар өчен бик кызыклы булды. Янгын сүндерү чараларын, күргәзмәләр карау, темага кагылышлы викторинада катнашу - барысы да күптөрле кызыклы яңа мәгълүматлар белергә ярдәм итте. Җәмгыять значоклары, буклетлар, искәрмә язуларын да балалар теләп кабул иттеләр.
Чараны оештыручылар янгынга каршы профилактиканың мондый алымы гаять үтемле булуын әйтәләр. Балалар яңа мәгълүматларны җиңел үзләштерә һәм алар хәтерендә озакка сеңеп кала. Бөтенроссия ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыяте шәһәр-район бүлеге хезмәткәрләренең Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге хезмәте белән берлектә янгынга каршы оештыра торган күмәк-иҗади чараларында ел саен меңнән артык бала һәм яшүсмер катнаша. Нәкъ менә янгынга каршы темага иҗади бәйгеләр оештыру, яшь дружиначылар ярышлары, викториналар үткәрү күптән инде матур традициягә әверелде. Бүлек хе змәткәрләренең халык белән алып бара торган төп эш юнәлешләренең берсе балалар һәм яшүсмерләр арасында янгын куркынычсызлыгын пропагандалау һәм профилактик чаралар оештырудан гыйбарәт. Шул ук вакытта янгын сүндерүче һөнәрен популярлаштыру, янгынга каршы чараларга яшүсмерләрнең үзләрен җәлеп итү дә актуаль булып санала.
Чараның төп максаты булып балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү һәм махсус ведомство һәм хезмәт вәкилләренең һәрвакыт янәшәдә икәнлеген, теләсә кайсы авыр мизгелдә аларның ярдәмгә килергә әзер икәнлекләрен аң лату тора. Мондый чараларда катнашып үскән балалар арасын-
да киләчәктә безнең сафларны тулыландыручылар һәм профилактик эш алып баручылар да булыр әле дигән өметтә калабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: