Бөгелмә авазы

Бөгелмә бомжы катгый режимлы колониягә китәчәк

Хөкем ителүче талауда гаепләнүен тулысынча таныды, зыянны кире кайтармады.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы, элек хөкем ителгән 51 яшьлек, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

 2020 елның 18 февралендә якынча 11 сәгать 40 минутта Бөгелмә шәһәренең Краснослободская урамы буенча 80 нче йорт янында исерек хәлдә, ул сумка урлаган.

Гаепләнүче, югарыда әйтелгән йорт янында карга егылган хатынны күреп, аның янына килә һәм урыныннан торырга булыша. Шуннан соң, аның кулында сумканы күреп, үзенең җинаятьчел ниятен тормышка ашыру, чит кеше милкен үзләштерү максаты белән эш итеп, сумкага ябешә, сумка хуҗасының бармакларын каерып ачып, букчаны тартып ала һәм зыян күрүченең үтенеченә җавап бирмичә, җинаять урыныннан кача.

Сумка кесәсендә 3010 сум, ә янчыкта 2500 сум акча була, гомуми зыян 5510 сум тәшкил иткән.

Талауда гаепләнүче  гаебен тулысынча таныды, зыянны капламады.

Аның гамәлләре РФ Җинаять кодексының 161 маддәсенең 1 өлеше буенча квалификацияләнгән (талау, ягъни чит милекне ачыктан-ачык урлау), һәм катгый режимлы төзәтү колониясендә 1 елга 4 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Гражданлык дәгъвасы канәгатьләндерелгән.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Миннебаев Л.А.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: