Бөгелмә авазы

Без террорга каршы!

"Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә, республика көрәш программасы кысаларында, "Гражданлык җәмгыяте һәм террорчылыкка каршы көрәш" дигән темага хокукый дәрес узды. Биредә дәваланучы-тәрбияләнүче балаларның күбесе террорның тарихы һәм сәбәпләре хакында беренче тапкыр ишеттеләр; Федераль куркынычсызлык хезмәте әзерләгән мультфильмнар һәм "Без террорга каршы!" дип исемләнгән социаль ролик карадылар; "Террорчылык...

"Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә, республика көрәш программасы кысаларында, "Гражданлык җәмгыяте һәм террорчылыкка каршы көрәш" дигән темага хокукый дәрес узды.

Биредә дәваланучы-тәрбияләнүче балаларның күбесе террорның тарихы һәм сәбәпләре хакында беренче тапкыр ишеттеләр; Федераль куркынычсызлык хезмәте әзерләгән мультфильмнар һәм "Без террорга каршы!" дип исемләнгән социаль ролик карадылар; "Террорчылык янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" дигән ярдәмлек-күрсәтмә язуы алдылар. Террорчылыкка каршы протест йөзеннән балалар рәсем күргәзмәсе оештырганнар иде, һәрбер рәсемдә авторның җәмгыятьтәге бу җитди проб- лемага мөнәсәбәте ачык чагыла. Мондый хокук дәресләре яшь буында шәхес булып җитлегү өчен кирәк булган толерантлык, террорчылык һәм көчләү актларыннан зыян күрүче корбаннарга теләктәшлек итү кебек сыйфатларны үстерергә ярдәм итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: