Бөгелмә авазы

Без монда кунак кына

10 апрель көнне Бөгелмә үзәк район китапханәсендә шәһәребездә яшәүче үзбәкләр белән очрашу узды. Әлеге очрашуга күршеләребез Әлмәт, Лениногорск шәһәрләреннән дә үзбәк диаспорасы вәкилләре килгән иде.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Киңәшмә эшен Бөгелмәдә яшәүче үзбәк мәдәни автономиясе рәисе Сабир Кылычов ачып җибәрде. Беренчеләрдән булып сүз Казан кунагы, Татарстан Республикасы үзбәк мәдәни автономия рәисе, ТР Җәмәгать палатасы әгъзасы, Милләтара мөнәсәбәтләр буенча ТР Президенты киңәшчесе Габдеманнаб Габдесаттаровка (рәсемдә) бирелде. "Кунак булсаң, тыйнак бул" дигән халык әйтеме барлыгын искә төшерүдән башлады сүзен Габдеманнаб әфәнде. Чыннан да, Россия Федерациясе территориясенә аяк баскансың икән, әлеге илдә кабул ителгән законнар барлыгын һәм аларны үтәү мәҗбүри икәнлеген истән чыгармаска кирәклеген ассызыклады. "Бирегә бер айгамы, елгамы, әллә, гомумән, төпләнеп калырга дип килсәк тә, без монда кунак кына. Чаллыдагы җинаятьчел вакыйга, анда тумышы белән Үзбәкстаннан чыккан вәхшинең катнашуы /аны кеше дип әйтергә тел әйләнми/ безнең милләт вәкилләренә кара якты. Россия гражданлыгын алу әле ул милләтең турында онытырга ярый дигән сүз түгел. Шуңа күрә, без бирегә килеп яшибез икән, үзбәк халкы турында бары тик уңай тәэсирләр генә калдырырга тырышырга тиешбез. Ничек итеп диярсезме? Мәсәлән, безнең бай һәм борынгы культурабыз бар. Күптән түгел генә төрки халыкларның Нәүрүз бәйрәме булды. Менә шундый чараларда катнашырга һәм үзебезне яхшы яктан күрсәтергә кирәк. Тиздән татар халкының Сабан туйлары башланыр, халыкны үзбәк пылавы белән сыйларга менә дигән форсат ла! Мәдәнияттә милләтләр юк бит!" - диде ул.

Очрашуда шулай ук хакимиятнең иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Миләүшә Дәминова, миграция, суд приставлары хезмәте вәкилләре катнашты. Җыелган җәмәгать үзен кызыксындырган сорауларга тәфсилле җаваплар алды. Бөгелмә шәһәре Халыклар дуслыгы китапханәсе мөдире Лилия Ризатдинова буш вакытларында үзбәк телендә булган әдәбият белән танышырга, шул ук вакытта китапханәне әлеге халык телендәге китаплар белән баетырга кирәклеген дә җиткерде. Бу тәкъдим хуплап каршы алынды.

Федераль миграция хезмәте вәкиле, Үзбәкстан чиген үтеп, Россия территориясенә аяк басканнан соң закон нигезендә башкарыласы гамәлләргә тукталды. Закон бозу очраклары булмасын, шуның нигезендә хокук саклау органнары белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын, Россия территориясеннән сөрелмәсеннәр өчен ниләр эшләргә кирәклеген җентекләп сөйләде, өстәмә сорауларга җавап бирде.

Бүгенге көндә Бөгелмә шәһәре һәм районында 707 мигрант теркәлгән. Шуларның 342се (53 проценты) - үзбәкләр. Әлеге халыкның РФ законнарын бозмыйча, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә омтылулары, әлбәттә, бары тик хуплау сүзләренә генә лаек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: