Бөгелмә авазы

Баулыда үз фатирында газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә ир-ат зыян күрә

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Баулыда үз фатирында газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә ир-ат зыян күрә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Һади Такташ урамы буенча 10нчы номерлы йортның өченче катында газ баллоны шартлавы турында хәбәр килде.

Шартлау аркасында фатирара бүлгечләр җимерелгән.

37 яшьлек ир-ат җәрәхәтләнгән. Ашыгыч ярдәм медиклары ярдәм иткәннән соң ир-ат өенә озатылды. 

Чыганак: «Татар-информ»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: