Бөгелмә авазы

Башкаларны коткару – үзең файдасына

"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм ата-аналар өчен бик тә әһәмиятле темага бер чара узды. Татарстан Республикасы Бала хокуклары буенча уполномоченный, 3 нче мәктәп укучысы Наил Гасанов очрашуда катнашучыларны бала хокуклары һәм аның тарихы турында БМО Конвенциясе белән таныштырды. Наталья НУРМӨХӘММӘТОВА, үзәкнең бүлек мөдире. Гади һәм аңлаешлы тел белән, мисаллар китерә-китерә,...

"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм ата-аналар өчен бик тә әһәмиятле темага бер чара узды. Татарстан Республикасы Бала хокуклары буенча уполномоченный, 3 нче мәктәп укучысы Наил Гасанов очрашуда катнашучыларны бала хокуклары һәм аның тарихы турында БМО Конвенциясе белән таныштырды.

Наталья НУРМӨХӘММӘТОВА,
үзәкнең бүлек мөдире.

Гади һәм аңлаешлы тел белән, мисаллар китерә-китерә, ул баланың белем алуга, сәламәтлеген саклауга, ял итүенә, мәдәни һәм иҗади тормышта катнашуына, үзе теләгән динне тота алуына булган хокуклары турында тәфсилләп сөйләде.

Ә инде "Кайда үлем саталар, хәбәр ит!" дигән акция башлану уңаеннан, упономоченный балаларны законсыз төстә наркотиклар һәм психотроп матдәләр кулланудан саклар өчен дәүләтнең барысын да эшли алу мөмкинлекләре турында тәфсилләбрәк сөйләде. "Беренче чиратта, тормышны яхшы якка үзгәртү, беренче чиратта, үзеңнән тора", - диде Наил Гасанов һәм физик мөмкинлекләре чикле балаларга бу эштә ярдәм итәргә үзенең дә, ул җитәкләгән команданың да әзер икәнлеген белдерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: