Бөгелмә авазы

Балалар иминлеген кайгыртып

РФ Административ хокук бозулар кодексына балаларны юлда йөртү тәртибенә үзгәрешләр кертүгә һәм бу җәһәттән тайпылышлар булганда җавап тотуга бәйле яңалыклар пәйда булды. 2016 елның 1 маенда балаларны транспорт чарасына утыртып йөрүгә кагылышлы тәртип бозулар өчен җавапка тарту тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Элек гомуми җәза 3 мең сум күләмендә штраф түләтүдән гыйбарәт...

РФ Административ хокук бозулар кодексына балаларны юлда йөртү тәртибенә үзгәрешләр кертүгә һәм бу җәһәттән тайпылышлар булганда җавап тотуга бәйле яңалыклар пәйда булды.

2016 елның 1 маенда балаларны транспорт чарасына утыртып йөрүгә кагылышлы тәртип бозулар өчен җавапка тарту тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
Элек гомуми җәза 3 мең сум күләмендә штраф түләтүдән гыйбарәт иде. Яңа тәртип нигезендә, аны хәзер машина йөртүче түли. Җитәкче затларга - 25 мең, юридик затларга 100 мең сум күләмендә штраф салына.
Балаларны төнге якта йөртү кагыйдәләрен бозган, күмәкләп йөртү таләпләрен үтәмәгән өчен дә җаваплылык үзгәрә төште. Әлеге юнәлештәге тәртип бозуларны карау мәсьәләләренә дә төгәллек һәм ачыклыклар кертелде.
Шушы ук көнне кабул ителгән үзгәрешләрнең тагын берсе мәҗбүри эшкә җәлеп ителүчеләргә кагыла. Хәзер җәза үтүче кешенең язма гаризасы нигезендә, ял көннәрендә һәм эштән азат булган көннәрендә мәҗбүри эш сәгате 8 сәгатькә кадәр озайтыла ала. Элек андыйлар хезмәт көненнән соң 2 - 4 сәгать кенә эшли алалар иде. Закондагы бу төзәтмә кешеләргә суд билгеләгән җәза чарасын тизрәк төгәлләргә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә прокурор урынбасары Нияз Мисбахов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: