Бөгелмә авазы

Авыр сүзгә түзмәгән

Бөгелмә шәһәр суды гражданин Г.га карата җинаять эшен карады. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 111 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепләнә. Апасын яклыйм дип, ялгыш кылган җинаять өчен, яшүсмер егет суд алдында җавап тотарга мәҗбүр. Түтиен оныгына дәрес әзерләшергә дип килгән җиреннән, исерек абыйсының яман кыланышына шаһит була. Яшь егет аңа...

Бөгелмә шәһәр суды гражданин Г.га карата җинаять эшен карады. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 111 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепләнә.

Апасын яклыйм дип, ялгыш кылган җинаять өчен, яшүсмер егет суд алдында җавап тотарга мәҗбүр. Түтиен оныгына дәрес әзерләшергә дип килгән җиреннән, исерек абыйсының яман кыланышына шаһит була. Яшь егет аңа бу гамәленнән туктарга куша, ләкин аек булмаган ир-ат егетнең анасын да яман сүз белән искә ала. Иң якын кешесе турындагы авыр сүз аның күңеленә зур йогынты ясый. Абыйсының кыланышына ул бүтән түзеп тора алмый һәм аның күкрәк турына сугып җибәрә. Диванга ауган ир үз ниятеннән туктамый, яманлавын дәвам итә, шулвакыт яшүсмер тагын дүрт тапкыр яткан ир-атның күкрәгенә суга.

Шушы кылган гамәлләре аркасында балигъ булмаган егет суд алдына баса. Биш тапкыр күкрәккә сугу ир-атның сәламәтлегенә зыян китерә, шул сәбәпле, гражданин Г. аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә куркыныч янаучы зыян китерүдә гаепләнә. Ул суд алдында кылган гамәлләрен тулысынча таный. Суд егетне гаепле дип таба һәм 2 елга шартлы срокка хөкем чыгара. Суд карары әлегә гамәлгә кермәгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: