Бөгелмә авазы

Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында

Роберт ФӘЙРУШИН, шәһәр прокуроры өлкән ярдәмчесе. Сорау. Ата-ана хокукларыннан мәхрүм итүне таләп итеп, судка кемнәр мөрәҗәгать итә ала? Җавап. Россия Федерациясе Гаилә кодексының 70 нче маддәсе, 1 нче пункты нигезендә, ата-ананы бу хокукларыннан мәхрүм итү бары тик суд тарафыннан гына башкарыла. Ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне сорап, түбәндәге затлар мөрәҗәгать итә...

Роберт ФӘЙРУШИН,
шәһәр прокуроры өлкән ярдәмчесе.

Реклама

Сорау. Ата-ана хокукларыннан мәхрүм итүне таләп итеп, судка кемнәр мөрәҗәгать итә ала?

Җавап. Россия Федерациясе Гаилә кодексының 70 нче маддәсе, 1 нче пункты нигезендә, ата-ананы бу хокукларыннан мәхрүм итү бары тик суд тарафыннан гына башкарыла.
Ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне сорап, түбәндәге затлар мөрәҗәгать итә ала:
1. Әти, яисә әни кеше. Шунысы игътибарга лаек, дәгъва кылучының яшәү урыны (балалар белән яшиме ул, юкмы) бу очракта әһәмиятле түгел.
2. Опекун (попечитель). Гаиләдә баланың хокуклары бозылу турында хәбәрдар булсалар да, башка кешеләр (әбисе, бабасы, башка туганнары, күршеләре, укытучылар) баланың әти-әнисен хокукларыннан мәхрүм итүне сорап гариза яза алмыйлар. Әмма РФ Гаилә кодексының 56 нчы маддәсе, 3 нче пункты нигезендә, алар бу хакта опека һәм попечительлек органнарына, яисә прокуратурага хәбәр итәргә, алары исә судка мөрәҗәгать итү турында карар кабул итәргә тиешләр.
3. Балигъ булмаган баланың хокукларын яклау вазифалары йөкләнгән органнар һәм учреждениеләр. Мондый вазифалар рәсми яктан караганда шактый күп органнарга һәм оешмаларга йөкләнгән. Опекалау һәм попечительлек, балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларны тәрбияләү оешмалары (балалар йортлары, интернат-мәктәпләр, социаль-тернәкләндерү үзәкләре, балаларга ярдәм үзәге, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтүче территориаль үзәкләр, акылы зәгыйфь, яисә физик кимчелекле балалар интернатлары).
4. Прокурор. Ата-аналарны бала тәрбияләү хокукларыннан мәхрүм итү турындагы эшләр турыдан-туры социаль яктан яклаучысыз категория гражданнар мәнфәгатьләрен яклаучы Закон тарафыннан каралган булганлыктан, РФ Гражданлык-хокукый кодексының 45 нче маддәсе, 1 нче өлеше нигезендә, прокурор да балигъ булмаган бала мәнфәгатьләрендә дәгъва-гариза бирә ала. Ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне сорап гариза биргән прокурор, мировой килешү төзү хокукларыннан һәм суд чыгымнарын түләү бурычларыннан тыш, дәгъвачыга тиеш булган калган барлык хокуклардан файдалана, процессуаль вазифаларны башкара ала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: