Бөгелмә авазы

Аны эчтең ни миңа, моны эчтең ни миңа...

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының республикабызда ялган аракы (алкогольле эчемлекләр) сатуга бәйле вәзгыять турындагы мәгълүматлары бе-лән танышкач, һәммәбезгә дә билгеле булган татар халык әкиятендәге кебек икән монда хәлләр дигән уй килде.

Хәтерлисезме, яратып йөргән егетен үзенә каратырга теләп, бер кыз сөйдергеч бөти яздырып ала. Шактый вакыт шуны тагып йөреп тә нәтиҗәсе күренмәгәч, язуны ачып, укып карый. "Аны сөйдең ни миңа, моны сөйдең ни миңа, утыз күкәй, өч сум акча ярамыймыни миңа?" дип язылган була анда. Алкогольле эчемлекләр белән дә шундый ук нәрсә күзәтелә икән, ләбаса: нәрсә эчеп агулансалар да ярый, иң мөһиме - акчасын гына түләсеннәр, янәсе... Ярый әле бу проблеманы чишүгә ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисад куркынычсызлыгы һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәләре хезмәткәрләре җитди карыйлар...

Агымдагы елның 8 аенда ТР эчке эшләр бүлекләре хезмәткәрләре алкогольле продукция әйләнешендәге хилафлыкларга 919 беркетмә төзегәннәр. Шуның 193е - өй шартларында әзерләнгән эчемлекләргә, 415е - сату кагыйдәләрен бозуга, 311е тыелган, яисә чикләнгән эчемлекләрне законсыз сатуга карый. Тәртип бозуларның күп өлеше Казан, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Чүпрәле, Мамадыш һәм Саба районнарына туры килә. Төнге якта сатып җибәрүләрнең 177 очрагы теркәлгән.

Тәртипсезлекләр өчен салынган штрафлар күләме 285 мең сум булган, шуның 271500 сумы җыеп алынган. Шушы вакыт эчендә составы, сакланышы, сатылуы ягыннан кеше сәламәтлеге өчен куркынычсызлык таләпләренә туры килми торган эчемлекләр сатуга бәйле 52 җинаять эше кузгатылган. Казанда яшәүче берәү, мәсәлән, ялган аракы һәм виски җитештерү белән шөгыльләнү өчен яшерен цех тоткан; Чаллыда исә бер төркем кеше вискиның затлы төренең этикеткаларын ябыштырып, ялган федераль марка артына яшеренеп, 2 меңнән артык шешә - 1 миллион 850 мең сумлык ялган эчемлек саткан.

Агымдагы елда республикабызга башка төбәкләрдән (Башкортстаннан, Воронеж, Курган, Оренбург, Нижгар өлкәләреннән) китерелә торган ялган
аракының 5 юлын япканнар.

Бүгенге көндә, мәсәлән, Татарстанның Югары Ослан районы территориясендә 1 меңнән артык шешә "затлы" эчемлек (чынлыкта - ялган) сатарга тырышкан Воронеж кешесенә карата җинаять эше ачылып, тикшерү бара. Сентябрь аенда гына әле Зеленодолда кыйммәтле виски дигән булып,
2 меңнән артык шешә ялган эчемлек саткан Курган өлкәсе "эшмәкәре"нең эше дә тикшерелә.

Татарстанда алкогольле продукция эчү белән күпләп мавыгуларны киметү, алкоголизмны профилактикалау җәһәтеннән, махсус региональ программаны гамәлгә ашыру чаралары эзлекле рәвештә дәвам итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: