Бөгелмә авазы

Ана капиталының күләме артты

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Ана капиталының күләме 453 026 сумга җитте, бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 23,6 мең сумга артыграк.

Т. МОРГАЧЁВА,
Пенсия фонды бүлегенең
социаль түләүләр төркеме
җитәкчесе.
 
Ана капиталын куллану юнәлешләре быел да элеккечә кала: аны гаиләнең торак шартларын яхшыртуга, балаларның уку йортларында тәрбияләнүе
һәм белем алуына, әни кешенең булачак пенсиясен арттыруга тотарга мөмкин. Билгеле булганча, Ана капиталы акчасын икенче, яисә өченче бала өч
яшькә җиткәч кенә файдаланырга була, Ана капиталына хокук та шуңа бәйле рәвештә бирелә. Бердәнбер чыгарма торак алуга (төзүгә) кредитны
каплау мәсьәләсенә бәйле.
2007 елдан башлап, Пенсия фонды Бөгелмә районы һәм шәһәре идарәсе Ана капиталына 4,8 меңләп дәүләт сертификаты бирде инде. 2014 ел дәвамында 600дән артык гаилә шундый сертификатлы булды. Бүгенге көндә сертификатлы гаиләләрнең 70 процентына якыны Ана капиталын тулысынча, яисә өлеш-
чә файдаландылар да инде. Ана капиталы акчасын күп гаиләләр (кулланган гаиләләрнең 99 проценты) аны торак шартларын яхшырту өчен тота.
Программа гамәлдә булу чорының вакыты мәсьәләсенә килсәк, Пенсия фонды исегезгә төшерә: әлеге закон 2016 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә
булачак, ягъни Ана капиталы сертификаты алуга хокук бала шул вакытка кадәр туган, яисә уллыкка алынган очракта бирелә. Ә сертификатның үзен алу һәм аның средстволарыннан файдалану өчен вакыт чикләнмәгән. Димәк, Ана капиталы алуга хокукы булган гаиләләргә аны алмый калу куркынычы янамый,
шуңа да ашыгулар урынсыз, өстәвенә, Ана капиталы ел саен индексацияләнә дә әле.
Инде сезгә мәгълүм булганча, 2015 елда Россия Пенсия фонды Ана капиталы акчасын хокуксыз һәм законсыз файдалануларга каршы чаралар
күрүен дәвам итә. Моның өчен Ана капиталы средстволарын торак шартларын яхшыртуга тоту юнәлешендә контрольне көчәйтү җәһәтеннән эш-
лекле тәкъдимнәр әзерләнде (Ана капиталы акчасын бары тик кредит учреждениеләре биргән кредит һәм займнарны каплауга гына юнәлтергә;
Ана капиталын файдаланып алган бина-бүлмәләрнең торак өчен яраклымы, түгелме икәнен тикшерүне тәэмин итәргә һ.б.).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: