Бөгелмә авазы

Алты яшьлек кыз балалар мәйданчыгында тимер баскычтан егылып төшкән

Умрау сөяге һәм теш казнасы сынган баланы хастаханәгә алып киткәннәр.

Балалар мәйданчыгында 6 яшьлек кыз бала тимер баскычтан егылып төшкәч, эш кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ»га Республика тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

Республиканың Тукай районы Теләнче-Тамак авылында 6 яшьлек кыз бала балалар мәйданчыгында күпер рәвешендәге тимер баскычтан егылып төшкән. Умрау сөяге һәм теш казнасы сынган баланы хастаханәгә алып киткәннәр.

Тикшерү комитеты ваемсызлык турында эш кузгатты.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: