Бөгелмә авазы

Аферистлар Бөгелмәдә яшәүчедән 400 мең сумга сатып алырга вәгъдә итеп, бер тонна балавыз урлаганнар

Мошенник Курск кешесе булып чыга.

Аферистлар Бөгелмәдә яшәүчедән 400 мең сумга бер тонна балавыз урлаган. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

30 яшьлек ир Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенең кизү частенә мөрәҗәгать итә. Ул билгеләп үткәнчә, кичә билгесез кешеләр аннан бер тоннадан артык умарта балавызы сатып алырга тәкъдим иткән.

Ир потенциаль сатып алучылар белән алыш-биреш килешүенең детальләрен сөйләшә һәм аларга товарны тапшыра. Әмма тегеләр килешенгән сумманы400 мең сум түләмәгән һәм билгесез юнәлештә качып киткән.

Әлеге вакыйга  нигезендә "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре бөгелмәлене кем алдаганын һәм аның кайда икәнлеген ачыклый.  Курск шәһәрендә яшәүче 51 яшьлек ир икән. Ул үз гаебен таныган инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: