Бөгелмә авазы

63 яшьлек бөгелмәлегә улы бәлагә юлыккан дип хәбәр итәләр

Бөгелмә полицейскийлары мошенниклыкның яңа фактлары турында хәбәр итә.

27 сентябрь көнне 12.30 сәгатьтә 63 яшьлек ханымның телефонына шылтырату була. Шылтыратучы улы тоткарлануын һәм аны азат итү өчен әлеге абонент номерына акча күчерергә кирәклеген хәбәр итә. Саннарны яздырып, билгесез ир пенсионерны ашыктыра. Хатын якындагы банкоматтан мошенниклар хисабына 20 мең сум акча күчерә, шуннан соң улы белән элемтәгә керә һәм ул аның белән барысы да тәртиптә булуын хәбәр итә.

ТР Эчке эшләр министрлыгы республика халкына үзләренең өлкән туганнарының тагын бер кат исләренә төшерергә киңәш итә: телефон аша нинди дә булса вазифаи зат яки оешма хезмәткәре шылтыратса, аларның званиесен яки вазифасын һәм исем-фамилиясен ачыкларга, уйлау өчен вакыт сорарга кирәк. Әгәр дә трубкадагы тавыш якын кешегезнекенә охшаш икән, берничә шәхси сорау бирергә кирәк. Җинаятьчеләр сорауларны һәм җавапларны бик җентекләп әзерли. Тик алар барысына да әзерләнеп бетә алмый, шуңа күрә сөйләүченең интонациясе үзгәрүгә, “элемтә өзелү”гә, “комачаулык” һәм башка факторларга игътибар итегез. Һәм, иң мөһиме, шунда ук туганыгызның телефонына шылтыратырга кирәк.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: