Бөгелмә авазы

50 яшьлек ир Иске Писмән авылы буасында батып үлгән

Фаҗига кичә кич, 19 сәгать тирәсендә була.

Ир Татарстан Республикасының Лениногорск районындагы авыл буасында батып үлгән. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичә, 19 сәгать 03 минутта 112 ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерына Иске Писмән торак пункты янындагы буада ир-ат батып үлүе турында хәбәр килә.

7 нче янгын-коткару заставасы коткаручылары сулыкны тикшергән һәм 50 яшьлек ирнең мәетен тапкан. Мәрхүмне ярга чыгаралар. Фаҗига сәбәпләрен полицейскийлар ачыклаячак.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: