Бөгелмә авазы

Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Куркынычсызлык мәктәбе” акциясе үткәрде.

Акция барышында балалар гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар.

Балачак - иң бәхетле чор. Өлкәннәрнең бурычы - моны тәэмин итү, балаларны бөтен авырлыклардан һәм куркынычлардан саклау.

Янгын чыкканда, сулыкларда һәм башка гадәттән тыш хәлләр вакытында балаларның куркынычсызлыгы профилактика һәм пропаганда эшендә төп мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Һәр бала һәм, әлбәттә, өлкәннәр барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә тиеш. Балаларның юл-транспорт һәлакәтендә имгәнүләрен профилактикалауга юнәлтелгән муниципаль акция кысаларында, үзәк китапханә хезмәткәрләре “Куркынычсызлык мәктәбе” акциясе үткәрделәр, балаларны һәм аларның ата-аналарын юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырдылар.

Татьяна САЛУН, уку залының әйдәп баручы китапханәчесе

Анна Кудряшова фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: