Бөгелмә авазы

Үзәк балалар китапханәсе «Мин тыныч күк йөзе ясыйм» конкурсына йомгак ясады

Быел без истәлекле датаны – Бөек Ватан сугышында күпмилләтле Ватаныбызның Җиңүенең 75 еллыгын билгеләп үтәбез.

Үзәк балалар китапханәсе Россиядә Хәтер һәм дан елына багышланган “Мин тыныч күк йөзе ясыйм” конкурсына йомгак ясады. Конкурста 87 эш катнашты. Эшләрне бәяләү өчен Укучылар сарае педагогы Александр Петрович Кизим чакырылды. Бәяләгәндә рәсем үзе генә түгел, эшнең мөстәкыйль башкарылуы, кемнәндер күчереп ясалмаганлыгы кебек факторлар да исәпкә алынды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшь рәссамнар теманы тирән ача, иҗат эшләрен югары дәрәҗәдә башкара алганнар.

Кече яшь категориясендә мактаулы I урынны Олег Пахомов яулады. II урында – Ксения Кобылёва, III урында – Ярослав Иванников. Урта төркемнәрдә I урынны Элина Чеснокова яулады, II урынны Ксения Чурина белән Эвелина Робышева бүлештеләр. III урын – Данияр Шәрәповта. Конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар тапшырылды.

Наталья Сушкова

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: