Бөгелмә авазы

«Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр интеллектуаль уен белән танышалар

Шашкалар һәм шахмат – балаларга шатлык һәм ләззәт китерә торган уеннар гына түгел, ә акыл үсеше өчен нәтиҗәле чара да.

Балаларны интеллектуаль уенга тарту өчен Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагоглары уен һәм иҗади алымнар кулланалар. Шушы көннәрдә белгеч Елена Селезнева балаларны шашка һәм шахмат иленә сәяхәткә чакырды. Балалар, табышмакларга җавап биреп, анда яшәүчеләр белән очраштылар. Сәяхәт ахырында балалар шахмат уйнадылар.

Бу чарада барлыгы 14 кеше катнашты.

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: